Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре ТР Төзелеш министрлыгы һәм «ДОМ РФ» АҖ тарафыннан үткәрелә торган торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (ЕИСЖС) эшчәнлеге мәсьәләләре буенча семинарда катнаштылар. Системаны эшләүче вәкилләр ЕИСЖС белән эшләгәндә барлыкка килгән иң кискен мәсьәләләрне карадылар.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәген реконструкцияләүне үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән раслады.
Күпфатирлы торак йорт Казан шәһәре Вахитов районының Сара Садыйкова урамында урнашкан. Бинаның мәйданы 3087 квадрат метр тәшкил итә.
Амур өлкәсенең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш материаллары һәм конструкцияләрен сынау буенча лаборатория булдыруда Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр.
Яр Чаллыда Орлов боҗрасы янындагы сәнәгать зонасы территориясендә 2 нче җитештерү корпусы сафка бастырылды. Төзелеш эшләре тәмамланган. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, әлеге объектны тикшерү барышында, кагыйдә бозуларны ачыкламады. Корпус ярашлылык турында бәяләмә бирүгә һәм алуга әзерләнә.
2019 елда Казанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк, аларда 2170 урын булдырылачак. Бүгенге көндә 9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше башланган.
«Форма киеп йөрү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вазифаи затларының статусын, дисциплинасын һәм җаваплылыгын арттыра», - дип саныйлар Инспекциядә.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 295 карар чыгарылган. Шулардан ДТФ объектлары буенча – 6, коммерция йортлары буенча - 151 карар. Төзүчеләргә 148 кисәтү җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында, шул исәптән гамәлдәге норматив актлар белән регламентлана торган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре буенча күзәтчелек гамәлгә ашырыла.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Казанның Родина урамындагы торак йортлар һәм инфраструктура объектлары комплексында 7 нче номерлы торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде.