Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 7 ел эчендә 342 юл объектын тикшерде

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе штатында 2012 елда оештырылган Автоюллар һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль орган бар.

Эшләгән дәвердә территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 29 маена 342 объекта дәүләт төзелеш күзәтчелеге башкарыла, алар буенча 2165 акт бирелгән, 751 кисәтү ясалган, 315 ярашлылык турында бәяләмә тапшырылган.

Иң әһәмиятле объектлар:

1. Универсиада – 2013 Объектлары:

- Танковая урамындагы Пушкин урамына кадәрге участокта (4,8 км) автомобиль юлы (хәзер Универсиада проспекты.) Танк боҗрасы мәйданында, Эсперанто һәм Тихомирнов урамнары киселешендәге транспорт чишелеше, Оренбург тракты һәм Ферма шоссесы киселешендәге транспорт төене, Танк боҗрасындагы чишелешкә кушылуын исәпкә алып, аның составына керә;

- Җиңү проспекты һәм Р. Зорге урамы киселешендәге транспорт чишелеше;

- Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендәге транспорт чишелеше;

- Әмирхан урамындагы транспорт чишелеше белән С. Хәким урамын төзү һәм реконструкцияләү (1,35 км);

- Ленин дамбасының гамәлдәге участогын һәм Казансу елгасы аша күперне реконструкцияләү;

- 45000 тамашачыга исәпләнгән футбол стадионына керү юллары;

- Казан шәһәре Вахитов районының Роща Фрунзе урамы төзелеше.

2. Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы буенча төзелеш объектлары:

- «Чаллы шәһәрендә Челнинка елгасы аша Титов урамын реконструкцияләү»;

-ТР Югары Ослан районында М - 7 «Волга» - Иннополис автомобиль юлын төзү; - Яшел Үзән шәһәрендә «Яшел Үзән» станциясенең 758 нче чакрымында тимер юл аша юл үткәргече төзү;

- «Зәй шәһәрендә Алнаш - Бөгелмә тимер юлы аша юл үткәргече»;

- «Казан – Аэропорт» Аэроэкспресс тимер юллары һәм «Казан – Боровое Матюшино» автомобиль юлы кисешкән районда транспорт чишелеше.

3. Төзелеш объектлары, гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәреннән алып авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмияткә ия объектларына алып баручы каты өслекле автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән программа буенча төзелә.

Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы буенча автомобиль юллары, транспорт чишелешләре, юл үткәргечләре, күперләр, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру территориаль Дәүләт төзелешен күзәтүне тормышка ашыру төп бурыч булып тора. Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында ачыкланган иң еш торган кагыйдә бозулар: заказчы тарафыннан төзелеш контролен тиешенчә башкармау; төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, эшләрне җитештерү технологияләрен бозу; асфальт-бетон катламының түбән һәм югары катламнарын сыйфатсыз урнаштыру, калынлыгы булмау; башкарма документларны ТР ДТК инспекциясенә тулы күләмдә тапшырмау.

2017, 2018 елларда хезмәткәрләр республика Президенты Р.Н.Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә «Имин һәм сыйфатлы юллар», «Моношәһәрләрне үстерү фонды», «Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләренә керү юллары», «Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау», «Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре муниципаль программасын гамәлгә ашыру»программалары буенча юл эшләрен җитештерү технологиясен контрольдә тотты.

ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International