ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәт саклау нормаларын бозган өчен 5 млн сумнан артыкка карар чыгарды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның агымдагы датасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн сумнан артык суммага 122 карар чыгарылган. Бүгенге көндә республика буенча гомуми суммасы 2 млн. 300 сумлык 34 карар буенча штраф түләтелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерү барышында 39 кисәтү ясалган.

Тикшерү барышында еш очрый торган төп җитешсезлекләр булып төзелеш эшләрен башкарганда эшчеләрнең төзелеш каскалары булмау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, эш урыннары саклагыч һәм иминият киртәләре белән киртәләнмәгән булу санала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International