ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары «СОлНЦе» Урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе» муниципаль автономияле мәгариф учреждениесе бинасына өстәмә корпус төзелеше барышын тикшерде.
Объект Казанның Вахитов районындагы Кави Нәҗми урамы, 18 нче йорт буенча урнашкан. Янкорманың мәйданы 2491,3 кв.метр тәшкил итәчәк. Дүрт катлы бинада уку сыйныфлары, аш бүлмәсе, музыка залы урнашачак. Төзелешне план буенча 2020 елның беренче кварталында тәмамланырга тиеш.