ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Сөт блоглы терлекчелек комплексы 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Ферма Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Көек-Ерыкса авыл җирлегендә урнашкан. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 90946,9 квадрат метр тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокук идарәсе башлыгы Шамил Раимов «ТНВ» телерадиокомпаниясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган «Татарстан коррупциясез» программасында чыгыш ясады.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, акча җәлеп итүнең иске схемасы буенча төзеп бетерергә мөмкин булган проектлар өчен критерийларны раслый торган карар имзаланды. Тиешле документ 22 апрельдә Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 9 Май - Җиңү көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан итә. 

20 апрельдә Татарстанда торак пунктларны санитар-экологик чистарту буенча чаралар үткәрелде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлык составы читтә калмады. Белгечләр Яр Чаллы шәһәрендәге бина янындагы территорияне җыештырдылар һәм тәртипкә китерделәр. Өмәдә ведомствоның барлык хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Россия Төзелеш министрлыгы, РФ Үзәк банкы һәм ДОМ.РФ белән бергә Россия Федерациясе өлешләп торак төзелеше объектларын проект финанславына эскроу счетларыннан файдаланып күчкәндә вәкаләтле банклар һәм төзүчеләрнең үзара хезмәттәшлегенең оптималь процедураларын билгеләү максатларында тәкъдимнәр эшләде. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев 15 апрельдә Самарада проект финанславына күчүгә багышланган Саклык банкы конференциясендә чыгыш ясаганда белдерде. Документ Россия Төзелеш министрлыгы сайтында урнаштырылган.


20
апрель, 2019 ел
шимбә

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Татарстанда башланган санитар-экологик икеайлыкка кушылдылар һәм гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чыктылар. 20 апрельдә инспекция белгечләре, тырмалар һәм көрәкләр белән коралланып, Декабристлар урамы буенча инспекция бинасы каршындагы территорияне җыештырдылар.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, дәүләт граждан хезмәткәрләренә, 2019 елның 30 апрелендә хисап чорында керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшыру срогы 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр төгәлләнеп килә.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2400 дуңгызга исәпләнгән тулы цикллы дуңгыз комплексы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Князево авыл җирлегендә урнашкан. Әлеге комплекста беренче этап кысаларында 800 баш ана дуңгызга исәпләнгән дуңгыз фермасы төзелеше тәмамланды.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 22 хокук бозу очрагын ачыклады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International