Күпфатирлы йорт төзелешен башлау турында хәбәр 2018 елның 5 июлендә алынган. Бина Казан шәһәрендә Бертуган Касыймовлар урамы буенча урнашкан, ул 20-25 катлы, йорт 550 фатирга исәпләнгән, бинаның гомуми мәйданы - 45382 квадрат метр. Хәзерге вакытта объектта монолит тимер-бетон каркас урнаштыру буенча эшләр бара.
Тикшерүләр закон тарафыннан эшләнгән тикшерүләр программасы нигезендә расланган тәртиптә гамәлгә ашырыла. Төзелешне 2021 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.