Бүген, 3 июньдә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында узган республиканың төзелеш мәйданчыкларын тикшерүгә нәтиҗә ясадылар. Икеайлык чорында күзәтчелек органы тарафыннан барлыгы 55 хокук бозу очрагы ачыкланган, төзүчеләргә 1 млн 230 мең сумлык штраф салынган.
Эштә төп басым төзүчеләр тарафыннан проектта каралган әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чараларны үтәүгә ясалды. Аерым алганда, төзелеш чүп-чарын санкциясез ташлау урыннарын ачыклау һәм аларны бетерү, автотранспорт өчен тәгәрмәч юу пунктлары булу һәм башка бозулар. Апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 249 тикшерү үткәрелгән. Икеайлык ахырына 20 хокук бозу очрагы бетерелгән. Калган барлык җитешсезлекләр дә бетерелә.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан Казан, Чаллы, Яшел Үзәндә, шулай ук Әлмәт, Кукмара, Биектау, Питрәч муниципаль районнарында хокук бозулар теркәлгән. Нәтиҗәләр гомумиләштереп, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов төзүчеләрнең һәм төзелеш алып баручы затларның җаваплылыгы ел саен арта баруын ассызыклады. "Уртак көч белән төзелеш мәйданчыкларында тәртип урнаштырыла, төзелеш калдыкларын вакытында чыгару тәэмин ителә. Татарстан Республикасы территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча тиешле дәрәҗәдә тәкъдим ителде», - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте