ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда мәктәпкәчә өч яңа учреждение төзелә, берсе – Орловка бистәсе янында «Притяжение» районда, икенчесе – «Яшьлек» проспекты артындагы 63нче комплекста һәм өченчесе – «Прибрежный» микрорайонында. Һәр балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан расланган программа нигезендә балалар бакчаларында проект документларына туры килү-килмәүгә күчмә тикшерүләр үткәреләчәк, кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфаты сыналачак, шулай ук конструкцияләрнең ныклыгына һәм куркынычсызлыгына карата да тикшеренүләр үткәреләчәк.

Мәктәпкәчә учреждениеләр типик проект буенча торгызыла. Бинада уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф, шулай ук физкультура мәйданчыклары, музыка залы һәм азык-төлек блогы булган комфортлы төркемнәр каралган. Проектта бина янындагы территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр, кече архитектура формалары урнаштыру планлаштырылган.  

63 һәм 34 нче микрорайоннардагы балалар бакчаларында бинаны монтажлау тәмамланган, төзүчеләр вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау эшенә керешкән, эчке бизәкләү эшләре башланган, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, түбә ябу эшләре алып барыла. 

«63 нче микрорайонда балалар бакчасы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау, эчке бизәкләү эшләре бара. Инспекциянең бурычы – башкарылган эшләрне социаль объектны төзегәндә һәм тапшырганда проект документларына туры китерү. Бина балалар өчен уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш», – дип ассызыклады ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин. 

Мәктәпкәчә учреждениеләрне 2021 елның 1 сентябренә тапшыру планлаштырыла.

2021 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 13 балалар бакчасын төзү планлаштырылган.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

10 март көнне Әлмәт шәһәренең «Западные ворота» микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән 120 фатирлы 16 катлы торак йортның 19 нчы позициясе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды.

16 катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылган.

Проектта 120 (60 бер бүлмәле һәм 60 ике бүлмәле) фатир каралган. Бинаның гомуми мәйданы – 9253,60 кв.метр. Фатирлар чисталап төзекләндерелгән: обойлар ябыштырылган, линолеум җәелгән, сантехника, электр плитәләре урнаштырылган.   

Беренче катта бинаның вестибюле, электрощит, янгын посты, лифт холлы, гомуми мәйданы 365,28 кв. метр булган ике офис бинасы урнашкан.

Йорт яны территориясен төзекләндергәннәр: яңа ишегалдын балалар һәм спорт мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял итү зонасы белән җиһазлаганнар, кече архитектура формалары урнаштырылган, тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен юллар салынган.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү системасын формалаштыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзү турындагы боерыкка кул куйган.

Яңа структура бердәм алымнар эшләү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү буенча тәкъдимнәр формалаштыру белән шөгыльләнәчәк. Сүз, аерым алганда, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә мониторингны автоматлаштыру турында бара.

Россия Хөкүмәтенең мондый мониторинг нәтиҗәләрен оператив күрә алуы әлеге мөһим өлкәдә идарә итү карарларын кабул итүнең сыйфатын һәм тизлеген арттырачак.

Ведомствоара эшче төркемне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко җитәкләячәк.

Аның составына Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Ольга Чепурина, Россия Хөкүмәтенең Җайга салу сәясәтен тәэмин итү департаменты директоры Евгения Боженова, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев, Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова, Росаккредитация җитәкчесе Назарий Скрыпник, Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов керәчәк.

 


5
март, 2021 ел
җомга

Сөйкемле һәм гүзәл хатын-кызлар!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Хатын-кыз – гүзәллек, зирәклек һәм энергия чагылышы. Сез тормышның бизәге булып торасыз, аны мәгънә, шатлык һәм җылылык белән тулыландырасыз. Сезнең ярдәм белән әйләнә-тирә дөнья үзгәрә.

Бу матур язгы көндә Сезгә һәрчак гүзәл һәм сөекле булып калуыгызны телибез! Хатын-кыз бәхете Сезгә, күңелегездә – даими гармония, йөрәктә чын мәхәббәт булсын! Сезне бары тик яраткан кешеләр һәм тугры дуслар гына уратып алсыннар! Сезгә күп шатлык, илһам чыганагы һәм сөенечле бүләкләр телибез!

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы

И.Ф.Сафиуллин


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Төзелешнең тәмамлануы турындагы хәбәр нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре «Западные ворота» микрорайонындагы торак йортның 19 нчы позициясенә ахыргы тикшерү уздырды. Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады.

16 катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылган.

Проектта 120 (60 бер бүлмәле һәм 60 ике бүлмәле) фатир каралган. Бинаның гомуми мәйданы – 9253,60 кв.метр. Фатирлар чисталап төзекләндерелгән: обойлар ябыштырылган, линолеум җәелгән, сантехника, электр плитәләре урнаштырылган.    

Беренче катта бинаның вестибюле, электрощит, янгын посты, лифт холлы, гомуми мәйданы 365,28 кв. метр булган ике офис бинасы урнашкан.

Керү төркемнәрендә халыкның хәрәкәте чикләнгән төркемнәре өчен ике тамбур, пандуслар каралган.

Йорт яны территориясен төзекләндергәннәр: яңа ишегалдын балалар һәм спорт мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял итү зонасы белән җиһазлаганнар, кече архитектура формалары урнаштырылган, тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен юллар салынган.

«Ахыргы тикшерүнең уңай нәтиҗәләре төзүчегә проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алу өчен Инспекция адресына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирә», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.   


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан ГТХМ белгечләре 3 һәм 4 мартта хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системаларын, шулай ук республика халкына ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерәчәкләр.

3 мартта УЗС-2 хәбәр итү системасы аша 45 берәмлеккә кадәр муниципаль берәмлекләрнең дежур-диспетчерлык хезмәтләре командасы җиткереләчәк: "Игътибар, халыкка хәбәр итү системаларын тикшерү буенча тренировка үткәрелә. Тренировкалар Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтә башлана".

Шулай ук 3 мартта 10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр телерадиотапшырулар челтәрләре («Татарстан – Яңа Гасыр» аналог телевизион каналы (ТНВ) + 1 һәм 2 мультиплекс (РТРС-1,2) цифрлы телевидение һәм радиотапшыру каналлары буенча тикшерү хәбәрләре тапшыру булачак. Хәбәр тексты "Игътибар: Татарстан Республикасы хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә."

9.30 дан 10.30 га кадәр - республиканың муниципаль берәмлекләре буенча сөйләм сиреналарын тикшерү. Хәбәр тексты: "Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә."

10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә һәм Татарстанның башка муниципаль районнарында сиреналарны эшләтеп җибәрү белән С–40 электр насираларын тикшерү башлана.

9.30 дан 10.30 га кадәр - хәбәр итүнең локаль системаларын тикшерү. Республика муниципаль районнарының бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы системасы белән автомат рәвештә хәбәр итүнең локаль системаларын эшләтеп җибәрү үткәрелә.

10.30 дан 11.30 га кадәр – хәбәр итү системасы булган һәм куркыныч 1-2 класслы куркыныч җитештерү объектларына кертелгән предприятиеләрнең ДДС белән хәбәр итүнең локаль системаларын эшләтеп җибәрү.

4 мартта 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр «ПТV-ТРИОН» (трамвай, троллейбус) транспортында видеоролик эшләтеп җибәрү системасын тикшерү узачак.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган инспекторлары, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшеренүләр һәм сынаулар уздыручы территориаль органы белән берлектә, Яр Чаллы шәһәрендәге җәмигъ мәчете комплексы төзелешендә башкарылган эшләрнең сыйфатына күчмә тикшерү үткәрде. Үзенең архитектура чишелешләре белән уникаль корылма Автокала үзәгендә мэрия янында төзелә.

Бүгенге көндә төзелеп килүче мәчетнең алты блогының икесендә монолит тимер-бетон эшләре тәмамланган, параллель рәвештә ике манараның диварларын монтажлау эшләре бара. Якын арада барлык блокларда да кирпечтән бүлгечләр һәм тышкы диварлар өю планлаштырыла.

Проект документациясе нигезендә, гомуми мәйданы 6593 кв. метр булган комплекс колонналар һәм яннарында ике флигельле үзәк-гәмбәз бинасыннан торачак. Шулай ук проект буенча биредә дүрт манара каралган: икесе – 80 метр һәм икесе 60 метр биеклегендә. Мәчет эчендә гыйбадәт кылу зоналары, конференцияләр залы, никах уздыру бүлмәсе, ашханә, медпункт, 200 укучыга исәпләнгән мәдрәсәнең уку заллары урнашкан. Мәчет эш көннәрендә – 1700, бәйрәм көннәрендә 3200гә кадәр кешене сыйдыра алачак.

Моннан тыш, мәчеттә халыкның азмобильлекле төркемнәре өчен намаз уку буенча барлык шартлар да каралган. Шулай ук мәхәллә халкына уңайлы булсын өчен эчкә пассажир лифтлары да урнаштырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет төзелеше 2010 елда башланган, бина халык ярдәме һәм Яр Чаллы предприятиеләренең актив катнашында торгызыла. Әйтик, хәзерге вакытта үзәк гәмбәз астындагы терәк боҗра өчен диаметры 19 метр булган тышчага Алабуга автомобиль заводында заказ биргәннәр, аның буенча эшләр түләүсез нигездә башкарыла.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

1 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә җитәкче вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта территориаль органнарның җитәкчеләре һәм аппарат бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында киләсе атнаның эш мәсьәләләре каралды, Илфарт Фәтхрисламович җаваплы затларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.

Утырышта проект документларына үзгәрешләр керткәндә РФ Шәһәр төзелеше кодексының 48-49 статьяларында билгеләнгән тәртипне, вазыйфаи затларның башкарма һәм хезмәт дисциплинасын тайпылышсыз үтәү, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре каралды.  


26
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстанда «Забота» цифрлы платформасын эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә социаль ярдәм чараларын алырга мөмкин. Әлеге кушымтадан iOS һәм Android операцион системаларындагы җайланмалар файдалана ала.

Платформада инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең төп һәм өстәмә компенсацияләре, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, күпбалалы гаиләләргә юлда йөрү өчен субсидияләр, күпбалалы гаиләләргә даруларга субсидияләр һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен ЕДВ кебек социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бар. 2021 ел дәвамында социаль ярдәм чараларының саны 15кә кадәр артачак.

Платформа түләүләр алуга гариза тапшырганда вакытның 20 процентына кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта кулланучыларга мәгълүматларны да мөстәкыйль күрсәтергә туры килмәячәк: алар барысы да автомат рәвештә тутырылачак. Моннан тыш, сервис цифрлы профильдә саклана торган мәгълүматтан чыгып ярдәм итүнең кулай чаралары турында хәбәр итәчәк.

Кушымта ярдәмендә бирелгән гаризаның статусын күзәтеп торырга һәм түләү алу вакытын төгәл белергә мөмкин булачак. Платформага кертелгән калькулятор түләү суммасын исәпләргә мөмкинлек бирәчәк. Аларны алу өчен банк картасын бәйләргә була. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин: https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2704995.pdf


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International