Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча семинар узды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

30 июньдә Инспекциянең киңәшмәләр залында коррупциягә каршы тору өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләрне аңлату максатында семинар-киңәшмә булды.

Семинар барышында санлы финанс активлары һәм санлы валюта турында; 2021 елның 1 июленнән керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмә формасына кертелгән үзгәрешләргә бәйле мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, түләүле башка эш турында хәбәр итү тәртибе турында да сөйләштеләр. «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясындагы 2 өлеше нигезендә граждан хезмәткәре эш бирүче вәкиленә алдан ук хәбәр итеп, түбәндәге шартларны үтәгән очракта түләүле башка эшне башкарырга хокуклы:

- эшкә алучы вәкиленә, эшкә керешер алдыннан, түләүле башка эш башкару нияте турында хәбәр итәргә;

- түләүле башка эшне башкару мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә тиеш түгел, ягъни мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу һәм җайга салу чараларын күрү бурычларын күздә тоткан вазыйфаны били торган затның шәхси (турыдан-туры яисә читләтеп) кызыксынуы әлеге эшне башкарганда аның тарафыннан вазыйфаи (хезмәт) бурычларын тиешенчә, объектив һәм риясыз башкаруга (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) йогынты ясый торган яки ясый алырлык булмаска тиеш;

- Федераль законның 16 һәм 17 статьяларында билгеләнгән, гражданнар хезмәтенә бәйле чикләүләрне һәм тыюларны үтәргә;

- Федераль законның 18 статьясында каралган, граждан хезмәткәренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәргә;

- Федераль законның 19 статьясында каралган, граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салуга кагылышлы таләпләрне үтәргә;

- хезмәткәр тарафыннан хезмәт килешүе шартларында башка даими түләүле эш башкару төп эштән буш вакытларында башкарылырга тиеш.

Түләүле башка эшне башкару турында җитәкчегә хәбәр итмәгән яисә тиешенчә хәбәр итмәгән өчен граждан хезмәткәре гражданлык хезмәте турындагы Россия Федерациясе законнарында каралганча җаваплы була (хәтта ышаныч югалтырга мөмкин).

Хезмәткәрләр игътибарына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу» видеолекциясе тәкъдим ителде.

(әлеге сылтама буенча карап була: https://youtu.be/8IVD2eXwgME)

Татарстан Республикасындагы санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, чара яңа коронавирус йогышы таралу шартларында профилактика чараларын саклап үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International