2021 елның 29 июненнән 1 июленә кадәр Казанга «ДОМ.РФ» АҖ делегациясе киләчәк.
Татарстан башкаласына кунаклар ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы чакыруы буенча килә. Шәһәр мохите, торак төзелеше, ипотека базары юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашу булачак.
Мәскәү делегатларына республикада барган торак төзелеше һәм җирле социаль ипотека программасы турында сөйләячәкләр. Территорияләрне комплекслы үстерү, проектлау, өлешле төзүдә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү, төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралачак.
2004 елның 30 декабрендәге 214-ФЗ номерлы Федераль закон («Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында») кысаларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турындагы доклад белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкиле чыгыш ясаячак.
Тәҗрибә уртаклашу программасында күчмә чаралар да планлаштырылган. Алар арасында – «Царево Виладж», «Арт Сити», «Новые Горки», «Мой Ритм», «Столичный» коммерцияле торак комплексларын, «Ак чәчәкләр» бульвары, Горки-Әмәт урманы, Түбән Кабан күленең яр буе, «Урам» паркы кебек җәмәгать киңлекләрен карау, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бару.
2021 елның 6 июленнән 8 июленә кадәр шундый ук стажировканы Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Мәскәүдә узачак. Алар «ДОМ.РФ» АҖ эшчәнлеге белән танышачак. Алар алдында акционерлык җәмгыятенең генераль директоры В.Л. Мутко, оешманың структур бүлекчәләре җитәкчеләре, «БАНК ДОМ.РФ» АҖ идарәсе рәисе А.Н. Федорко чыгыш ясаячак. Татарстанлылар «Матч Поинт» торак комплексы территориясен караячак.