Казанда «ДОМ.РФ» АҖ вәкилләре булып китте

2021 елның 2 июле, җомга

29 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда «ДОМ.РФ» АҖ делегациясе булып китте. Татарстан башкаласына кунаклар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы чакыруы буенча килделәр.

Өч көнлек визит барышында шәһәр мохите, торак төзелеше, ипотека базары юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Мәскәүдән килгән яшь белгечләр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, аның карамагындагы оешмалар эшчәнлеге белән танышты. Аларга республикада барган торак төзелеше һәм җирле социаль ипотека программасы турында сөйләделәр.

Территорияләрне комплекслы үстерү, проектлау, өлешле төзүдә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү, төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Чаралар программасы кысаларында ТР Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре белән очрашулар оештырылды. 2004 елның 30 декабрендәге 214-ФЗ номерлы Федераль закон («Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында») кысаларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турындагы доклад белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле төзелешне тикшереп тору бүлеге җитәкчесе Д.Н. Сергеев чыгыш ясады.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында мәскәүлеләргә төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү һәм гамәлдәге фәнни-белем бирү үзәкләре турында сөйләделәр. Алар Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополиста, социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торак комплексларында, шулай ук «Салават күпере», «Арт Сити», «Весна-2», «Новые Горки», «Мой Ритм», «Столичный» кебек коммерцияле комплексларда булдылар. Кунаклар «Белые цветы» бульварында, Түбән Кабан күле яр буенда, «Урам», «Горкино-Әмәт урманы» паркларында, ТР Милли китапханәсендә, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә булдылар.

Татарстанлылар өчен Мәскәүдә шундый ук стажировка июль аенда планлаштырылган иде. Җавап визиты Россия башкаласындагы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак.

https://minstroy.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/7449519.htm

https://minstroy.tatarstan.ru/index.htm/news/1990667.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International