ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан Изге Ана иконасының торгызылган соборында ахыргы тикшерү тәмамлана

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан Изге Ана иконасының торгызылган соборында соңгы тикшерүе ахырына якынлаша. Ул 2021 елның 17 июненнән 14 июленә кадәр уза. Проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе бирү 2021 елның 15 июлендә планлаштырыла.

Казан Изге Ана иконасы урынында иң әүвәл агач чиркәү урнашкан була. 1594 елның 14 апрелендә, Казан митрополиты Гермоген катнашында һәм патша Феодоро Иоаннович фәрманы буенча таш храм салына. Изге Ана һәм изге кенәз Александр Невский хакына ике янкормалы соборны 1595 елда изгеләндерәләр. Ул 1796 елга кадәр яши һәм тузгач сүтелә. Искесе урынында танылган архитектор, рус архитектурасында классицизмга нигез салучы Иван Егорович Старов проекты буенча яңа Казан («Салкын») соборын торгызалар.

Тарихи вакыйга – шәһәрнең төп гыйбадәтханәсенә беренче таш салу чарасы 1798 елның 30 маенда уза. Анда император Павел I, Бөек кенәзләр Александр (булачак император Александр I) һәм Константин катнаша.

1808 елның 30 маенда Изге Ана монастыренда Казан Изге Ана иконасы соборы изгеләндерелә һәм, күргән-белгәннәр сүзләренә караганда, шунда ук Казанның архитектур доминантына, Идел буенда иң яхшылардан саналган һәм җитлеккән классицизм иң яхшы үрнәгенә әверелә. Аның барлыкка килүе Идел буе шәһәрләренең яңа стилистикасын үстерүдә зур роль уйный. 

Соборны төзү тарихы моның белән генә чикләнми. Әһәмиятле вакыйга тагын да соңрак, инде XX гасыр башында, 1910 елның 13 июлендә Бөек княгиня Елизавета Фёдоровна Казанга визит белән килгәч була. 

Совет власте килгәч, монастырь язмышы фаҗигале тәмамлана. Собор бу урында киностудия («Восток-кино» татар бүлеге) төзү өчен юк ителә.

Яңа меңъеллыкта монастырь комплексы торгызыла башлый. 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов «Болгар ислам академиясе төзү һәм Казан Мәрьям Ана соборын торгызу турында» указ имзалый. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан Казанда православиенең төп изге урынын торгызу өчен ирекле иганәләр, юридик һәм физик затлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар аша акча җыюны оештыруга ярдәм итү буенча чаралар комплексы эшләнә.

2016 елның 29 апрелендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусының киңәшмәләр залында Татарстанның тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу проектлары тәкъдир ителә.

Торгызыла торган изге урынның бөтен гүзәллеге аның тарихи рәвешенә тулысынча туры килә. Торгызылган гыйбадәтханә 1932 елда шартлатылган соборның төгәл күчермәсе булып тора. Аны торгызу эшләре төгәл вакыт эчендә алып барыла һәм ахырына якынлашып килә.

Проект буларак, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән «Татинвестгражданпроект» ДУП шөгыльләнгән, генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ.

Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү чины чама белән 2021 елның 21 июленә билгеләнгән. Әлеге бөек вакыйга уңаеннан храмга РФ Президенты В.В. Путин килер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International