Зеленодольскта юлүткәргечне үзгәртеп кору

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольскта тимер юл аша узучы юлүткәргечкә ахыргы тикшерүне башлап җибәрде.

Хәзерге вакытта Озерная һәм Новостроительная урамнарында урнашкан әлеге юлүткәргечне реконструкцияләү эшләре төгәлләнеп килә. Ул шәһәрдәге сәнәгать зонасының ике өлешен тоташтыра. Объектны тапшыру срогы – 2021 елның июле.

Өлешчә мәгълүмат. Узган елның март аенда Зеленодольскта Советлар Союзы чорындагы тагын бер объект юкка чыга. Новостроительная урамында 1979 елда «Мостопоезд» тарафыннан төзелгән юлүткәргеч ябыла. 2015 елдан башлап, күпернең искергәнлегенә кагылышлы шикаятьләр шәһәр халкыннан берничә тапкыр алына. 2018 елның февралендә юлүткәргечне капиталь ремонтлау турында карар кабул ителә.

Объектның заказчысы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ).

Төзелеш белән «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ шөгыльләнә, аның тарафыннан Татарстанның автомобиль юлларында 500 артык күпер төзелгән һәм ремонтланган. 25 еллык эш стажы булган компания Зеленодольскта юлүткәргечне беренче разряд буенча төзекләндерергә вәгъдә итә. 

Ахыргы тикшерү 2021 елның 16 июленә билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ягыннан кисәтүләр булмаса, проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International