4 июльдә Яр Чаллыга Татарстаннан «Җиңү юллары белән. Кырым безнеке!» автоузышында катнашучылар кайта. Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның якты истәлегенә багышланган. Аны оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Хәрби комитет әгъзалары.
Автоузыш Яр Чаллыда башланган, ә финиш өлеше герой-шәһәр Севастопольдә узган. Волгоград, Керчь, Кырым башкаласы Симферополь, Бахчасарай аша, татарстанлылар ике мең ярым километрдан артык юл узган.
Унбер экипажда – көч структуралары ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чиркәү вәкилләре, аларның гаиләләре, балалары һәм оныклары. Севастопольнең 1941-1942 еллардагы батырлык мемориалы янында алар чәчәкләр салган, шәһәрнең батыр сакчыларын искә алганнар.
Татарстан делегациясе составында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе З.Х. Фәрхетдинов та бар. 2021 елның 25 июнендә Симферополь шәһәре Ветераннар берлеге рәисе Н.Ф. Коробчук подполковник З.Х. Фәрхетдиновны «Ветераннар хәрәкәтенә тугрылык өчен» медале белән бүләкләгән.