Алабугада озак вакыт дәвамында төзелгән бина тикшерү уза

2021 елның 29 июне, сишәмбе

29 июньдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Алабуга шәһәренең Меңьеллык урамындагы 1А номерлы торак йортта ахыргы  тикшерүгә кереште.

Капиталь төзелеш объектын төзүче оешма – «ЭкоДомСтрой» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты» муниципаль казна учреждениесе.

Йортта дүрт кат, 24 фатир, торак булмаган бүлмәләре бар. Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча, кисәтүләр булмаса, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

Әлеге коры фактлар артында әлеге торак йортның күңелсез язмышы яшеренгән. Аны әле 2015 елда ук төзи башлаганнар. Ә рәсми рәвештә әле хәзер генә теркәләчәк. Аның турында «меңьеллыкның озак төзелгән корылмасы» дип атап, массакүләм мәгълүмат чараларында да язып чыкканнар. Ничек кенә кызганыч тоелмасын, мондый объектлар бар шул әле, XXI  гасыр булып, цивилизация һәм яңа технологияләр чорында яшәсәк тә.

«ЭкоДомСтрой» ҖЧҖ төзүче оешмасы, өлешле төзелештә катнашу килешүләре нигезендә, объектны 2016 елның декабрендә үк тапшырырга тиеш була. Башта йортны тапшыру сроклары 2017 елның маена күчерелә, аннары – декабрь аена. Ә аннан соң – 2019 елның мартына кадәр. Кыскасы, төзелешне тәмамлау вакыты даими рәвештә үзгәреп тора.

Компания директоры Вячеслав Власов катнашындагы эш каты да, «данлыклы» да булган. 2017 елның июлендә өлешчеләр Алабуга шәһәре прокуратурасына күмәк мөрәҗәгать язган. ТР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча полиция бүлеге тарафыннан «ЭкоДомСтрой» ҖЧҖ эшчәнлеге тикшерелгән.

Алабуганың төзекләндерелгән урамында әлеге җыйнак дүрт катлы йортны төзи башлаганны бирле алты ел узып киткән. Башлангыч тарихы күңелсез булса да, йортның булачак хуҗалырының киләчәге бәхетле булсын инде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International