24 июнь көнне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле катнашында ТР ДТК инспекциясендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды.
Утырышта Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәре тапшырган керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре каралды.
Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин җитәкчелегендә узган Комиссия утырышында Инспекция җитәкчесе урынбасары Р.Г. Гаянов, хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, Республика компетенцияләр үсеше агентлыгы (РАРК) эксперты, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Л.К. Сафиуллин, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең коррупциячел һәм башка хокук бозуларны кисәтү секторының әйдәп баручы киңәшчесе А.З. Игнатьева (Комиссия секретаре) катнашты.