19 февральдә канализация насос станциясеннән этем коллекторлары булган «Заречная» канализация насос станциясе төзелешенең беренче этабы Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары приборлары белән тәэмин итү таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды.
Яңа станция бер сәгатькә 20 мең кубометрга кадәр агынты су кабул итү һәм аны транспортлауга исәпләнгән, бу Казанның төньяк өлешен канализацияләү мөмкинлеген бирәчәк, болар Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш районнары, Яңа Савин районының бер өлеше. Шулай ук яңа канализация насос станциясе халыкны Татарстан башкаласының Киров районындагы Несмелов урамындагы сасы истән дә коткарырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, яңа канализация насос станциясен гамәлгә кертү киләчәктә файдалануга тапшырылачак 4 миллион квадрат метрга кадәр торакны канализация белән тәэмин итәчәк. Шулай итеп, төньяк өлештә торак йортлар һәм социаль объектлар төзү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.
Хәзер Казанның төньяк өлеше өчен «Верхняя» КНС җавап бирә, ул сәгатенә нибары 12 мең кубометр гына тәэмин итә ала. Аны 1973 елда кулланылышка керткәннәр. Киров районында озак вакыт дәвамында заманча канализация системасы булмаган. Хәзер бу проблема хәл ителәчәк.
Хөрмәтле ир-атлар! Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хатын-кызлары коллективы исеменнән Сезне якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны яклаучылар көне – батырлык, намус һәм фидакарьлек бәйрәме белән тәбрик итәбез. Гадәттәгечә, 23 февраль көнне без Ватаныбызны саклаучы, Ватаныбыз хакына хезмәт итүче ир-атларга ихтирам белдерәбез.
Ныклы таяныч булуыгыз, мөһим карарлар кабул итүегез өчен без Сезгә рәхмәтле!
Бу истәлекле көндә Сезгә рух көрлеге, уңышлар һәм иминлек, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс энергия һәм көч, тыныч күк йөзе телибез!
13 февральдә Казанда иң күләмле кышкы спорт чарасы – «Россия чаңгы юлы - 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында оештырылган традицион спорт сөючеләр бәйрәмендә катнашты.
Чарада республика министрлыклары һәм шәһәр структуралары җитәкчеләре өчен 2 км озынлыкка йөгереш оештырылды. Инспекциядән әлеге ярышларда ТР ДТКИ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин катнашты.
«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юлы» XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары бер үк вакытта Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды.
Казанда актив ял яратучылар өчен дүрт мәйданчык оештырылган иде: Горкино-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамында, Нагорный бистәсендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Йөгерешләрдә 21,3 мең кеше катнашкан.
Ярышлар халыкны даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелә. Катнашучылар үз көчләрен сынады һәм озак вакытка күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.
Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Киров районындагы Несмелов урамы буенча урнашкан шәһәрнең иң мөһим инфраструктур проектларыннан берсе – «Заречная» канализация-насос станциясендә актыккы тикшерүгә кереште. Биредә эшләр финиш сызыгына якынлашкан. Объект «Водоканал» МУП инвестпрограммасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән торгызыла. Яңа КНС Казанның көнчыгыш өлешендә канализация мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта КНС буенча җир асты һәм җир өсте өлешен, ярдәмче корылмалар, инженерлык коммуникацияләре, технологик җиһазлар төзү, коймалау һәм территорияне төзекләндерү эшләре тулы күләмдә башкарылган.
Тикшерү барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең, инженер-техник тәэмин ителешнең проект документларындагы таләпләргә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе тикшереләчәк.
«Заречная» канализация-насос станциясенең үзенчәлеге – аның җитештерүчәнлегендә, ул Казанның төньяк өлешендә сәгатенә 20 мең кубометр агынты су чыгара алачак.
Хәзерге вакытта беренче этапны гамәлгә ашыру төгәлләнгән. КНС җир асты өлешенең тирәнлеге – 15 м, стаканның эчке диаметры – 26 метр. Икенче этап кысаларында 9 км озынлыкта терәк коллекторлар төзү планлаштырыла.
Яңа станция көнгә 15 мең кубометрга кадәр су кабул итүгә һәм транспортлауга исәпләнгән, ә киләчәктә гамәлгә кертеләчәк 4 миллион квадрат метрга кадәр торак йортлар канализация белән тәэмин ителәчәк. Шулай итеп, төньяк өлештә торак йортлар, социаль объектлар төзү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Шулай ук яңа КНС халыкны Несмелов урамы районындагы начар истән дә арындырырга ярдәм итәчәк.
Хәзер Казанның төньяк өлеше өчен «Верхняя» КНС җавап бирә, ул сәгатенә 12 мең кубометрдан да артык тәэмин итә алмый. Аны 1973 елда файдалануга тапшырганнар. Киров районы озак вакытлар дәвамында заманча канализация системасыннан мәхрүм булган. Хәзер бу проблема хәл ителәчәк.
Ахыргы тикшерү нәтиҗәләре буенча, кисәтүләр булмаса, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Менделеевск шәһәренең Габдулла Тукай урамы, 2 поз. төзелеше буенча торгызыла торган күпкатлы торак йортны тикшерде. Бина «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән.
«Хәзерге вакытта объектта фатирларны эчке бизәкләү эшләре бара: түшәмнәр тарттырыла, бүлмә ишекләре куела, обойлар ябыштырыла, йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыру бара, су үлчәме алу өчен җиһазлар урнаштырыла», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.
Проект буенча, биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 4270 кв.метр тәшкил итә. Йортны төзүче – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре ташламалы ипотека республика программасы буенча төзелгән, күптән көтеп алынган фатирларын алачак.
«Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора», – дип өстәде Илфарт Сафиуллин.
Бүгенге көндә бинаның корпусы төзелгән, шулай ук керү төркемнәре, гомуми кулланылыштагы урыннарны (лифт холлары, баскычлы урыннар) бизәкләү эшләре башкарылган, йорт территориясендә балалар өчен уен мәйданчыкларының кече архитектура формалары урнаштырылган.
Төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты – 2021 елның икенче кварталы.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте
«Фән» илкүләм проекты буенча фәнни-белем бирү үзәкләрен булдыру буенча конкурсларында, шулай ук «Приоритет 2030» стратегик академия лидерлыгы программасында актив катнашырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм регионда фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
«Фән, мәгариф һәм икътисадның реаль секторы кооперациясе өчен узган ел «Циркуляр икътисад» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәге булдырдык. Конкурс нигезендә сайлап алу вакытында Татарстан гаризасы җиңүче дип табылмаса да, проект үзе актуаль. Фәнне алга этәрергә кирәк булган төбәкне сайладылар, шуңа да карамастан, без бу эшне туктатмыйбыз», — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, циркуляр икътисад — ул вакытның яңа таләбе, һәм ул гомумән Россия өчен мөһим. «Һәм без аны федераль дәрәҗәдә дә алга этәрәчәкбез», — дип билгеләп үтте ул.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан предприятиеләре традицион алымнарны инновацияләргә алыштырырга мөмкинлек бирүче фән сыйдырышлы технологияләрне гамәлгә кертүгә күчәргә тиеш. «Бары тик шул очракта гына без яңа эш урыннары булдыру, экологик продуктлар һәм технологияләр, шулай ук тулаем төбәк продуктының үсеше рәвешендә нәтиҗә алачакбыз», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе искәртеп уза: РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 19 гыйнварындагы 20 номерлы карары нигезендә, биналарның һәм корылмаларның, аларның төзелеш конструкцияләренең нигез грунтлары торышын тикшерү буенча эшләр махсус инженерлык эзләнү төре булып тора.
РФ Шәһәр төзелеше кодексының 47 статьясының 2 пункты таләпләре нигезендә, төзүче оешма, техник заказчы белән төзелгән инженерлык эзләнүләрен үтәү турындагы килешүләр буенча эшләр, әгәр бу статьяда башкасы каралмаган булса, бары тик инженерлык эзләнү өлкәсендә үзкөйләнешле оешма әгъзалары булып торган шәхси эшкуарлар яки юридик затлар тарафыннан гына башкарылырга тиеш.
2018 елның 20 сентябрендәге 38887-ЛС/02 номерлы хатында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы да бу фикерне хуплый.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә: 2021 елның 1 гыйнварыннан соң төзелешенә рөхсәт бирелгән капиталь төзелеш объектларына карата дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда биналарның, корылмаларның, бүлмәләрнең мәйданын билгеләү Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең «Җир кишәрлеге чикләренең характерлы нокталары координаталарын билгеләү төгәллегенә һәм методларына карата таләпләр, бина, корылма яки җир кишәрлегендә төзелеп бетмәгән объект контурының характерлы нокталары координаталарын билгеләү төгәллегенә һәм методларына карата таләпләр, шулай ук бина, корылма, бүлмә, машина урыны мәйданын билгеләүгә карата таләпләр раслау хакында» 2020 елның 23 октябрендәге П/0393 номерлы боерыгының 2 нче кушымтасына туры китереп гамәлгә ашырыла.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумын уздыруга әзерлек буенча фикер алыштылар.
Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада төрле ведомство вәкилләре катнашты.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2020 елда форум үзенең актуальлеген һәм җәлеп итүчәнлеген күрсәткән. 60 программа чарасында Россиядән һәм 64 чит илдән 10,5 мең кеше катнаша, форум эшен 74 илдән 28 мең кеше күзәтә, виртуаль күргәзмәдә 100дән артык экспонент катнаша.
Форумның идеясе РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, РФ Хөкүмәте әгъзалары, губернаторлар, зур ИТ-компания җитәкчеләре тарафыннан хупланды.
Kazan Digital Week форумын ел саен уздыру турында карар кабул ителде.
2021 елда Kazan Digital Week халыкара цифрлы форумы 21-24 сентябрьдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында катнаш форматта (онлайн һәм оффлайн) узачак.
Форумга әзерлекнең барышы турында җентекләбрәк “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” директоры, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рифкать Миңнеханов сөйләде.
Kazan Digital Week - 2021 Халыкара форумының төп юнәлешләре – интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, 4.0 цифрлы индустриясе, финтех экосистемасы, яңа дәвернең киберкуркынычсызлыгы, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә интеграцияләнгән цифрлы технологияләр.
Илкүләм гаммәви мәгълүмат чараларының өстенлекле бурычы Татарстан территориясендә яшәүче халыкларны берләштерү һәм тел үсешенә ярдәм итү булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. «Татарстан территориясендә яшәүче халыклар бердәмлеге, халыкларның телен, тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә ярдәм итү илкүләм гаммәви мәгълүмат чараларының өстенлекле бурычы булырга тиеш», – дип билгеләп үтте Сәфәров.
Аның сүзләренә караганда, дөнья үзгәрде һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан да шундый ук үзгәрешләр таләп итә. «Сезнең көчегез шунда ки, сез туган телләрегездә сыйфатлы контент төзи беләсез. Бездә Татарстанда яшәүче халыклар телләрендә язылган массакүләм мәгълүмат чаралары күп. Мин сездән эш форматларыннан баш тартуыгызны һәм аудитория белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларга чыгуыгызны таләп итәр идем», – дип билгеләп үтте спикер.
Дәүләт хакимияте һәм ММЧ органнарының үзара хезмәттәшлеге фейк яңалыкларга каршы көрәш һәм кайбер «вброс»ларның тискәре йогынтысын киметү өчен аеруча мөһим була.
«Фейк-ньюс җәмгыятьне тарката, дип әйтергә мәҗбүрмен. Бер үк күренеш, бер үк фото яки видео диаметраль рәвештә киресе белән аңлатылырга, аудиториянең кабул итү дәрәҗәсен бозарга, кешеләрдә тискәре мөнәсәбәт һәм тискәре тотыш барлыкка китерергә мөмкин. Сез якшәмбе, шимбә көннәрендә бездә ниләр булганын күреп, белеп торасыз, бу көннәрдә синергия, дәүләт хакимияте органнары һәм ММЧ үзара хезмәттәшлеге мөһим. Укучылар, тамашачылар массакүләм мәгълүмат чараларыннан проблемалы хәлләрне яктыртып кына калмыйча, ә гавами фикер алышу аша чишелешләр юлы табылуын да көтә», – дип билгеләде Сәфәров.
Шулай ук Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәровка «Татмедиа» АҖ проектлары тәкъдим ителгән күргәзмәне күрсәттеләр.
Быел «ЮВТ-24» телевизион проекты эшли башлаячак. Ул республиканың көньяк-көнчыгыш зонасы территориясендә хәбәрләр тапшырачак һәм Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Лениногорск шәһәрләрен берләштерәчәк.
«Татар-информ» материаллары буенча.