Төзүчеләр көне алдыннан ТР ДТК инспекциясендә бүләкләү тантанасы узды

2021 елның 6 августы, җомга

6 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп офисында Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды. Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов бүләкләр тапшырды һәм барлык коллективка ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Бүләкләнүчеләр арасында – ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 16 хезмәткәре. Менә аларның исемнәре.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләү:

- Минсафин Рөстәм Рәхимҗан улы – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча территориаль органның 3 нче бүлек җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләү:

- Кутузов Евгений Валерьевич – Тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган консультанты;

- Шеботнева Татьяна Владиславовна – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча территориаль органның 6 нчы бүлеге өлкән белгече.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү:

- Есина Наталья Александровна – документлар белән тәэмин итү һәм контроль бүлеге җитәкчесе.

Намуслы нәтиҗәле хезмәт һәм Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерүгә ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләү:

- Капитонов Юрий Иванович – административ-хуҗалык тәэминаты бүлегенең өлкән белгече.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләү:

- Шакиров Илнар Илнур улы – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча территориаль органның 5 нче бүлек консультанты.

- Рәхманов Нәүфан Габделбәр улы – Сынаулар һәм тикшеренүләр лабораториясенең сынаулар һәм тикшеренүләр бүлеге өлкән белгече;

- Смирнова Татьяна Владимировна – финанс-икътисадый контроль бүлегенең икътисад секторы өлкән белгече;

- Латыйпов Рөстәм Равил улы – Сынаулар һәм тикшеренүләр лабораториясен техник тәэмин итү бүлегендә машина йөртүче.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләү:

- Чернышев Александр Сергеевич – Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 2 нче бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперт;

- Миндубаев Илшат Наил улы – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча территориаль органның 1 нче бүлек консультанты;

- Радыш Ольга Вячеславовна – дәүләткә сатып алу, мобилизацияле эш һәм гражданнар оборонасы секторы мөдире;

- Дунаева Регина Ильяс кызы – Хокук идарәсенең административ практика бүлеге өлкән белгече;

- Гераськина Наталья Александровна – Хокук идарәсенең юридик бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;

- Мөхәммәтдинова Миләүшә Рөстәм кызы – финанс-икътисадый контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары;

- Хисмәтов Альберт Әсхәт улы – тикшеренүләр һәм сынаулар лабораториясен техник тәэмин итү бүлегендә машина йөртүче.

Котлыйбыз!

Августның икенче якшәмбесендә Россиядә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең әлеге һөнәри бәйрәме беренче тапкыр СССРда, 1956 елның 12 августында билгеләп үтелә. Ул СССР Югары Советы Президиумының 1955 елның 6 сентябрендәге «Ел саен үткәрелә торган «Төзүче көне» бәйрәмен (августның икенче якшәмбесендә) билгеләү турында»гы Указы белән гамәлгә куелган. 2021 елда Төзүчеләр көне 8 августта билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International