12 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы тантаналы рәвештә документлар белән тәэмин итү һәм контрольлек бүлеге җитәкчесе Н.А. Есинаны лаеклы ялга озатты. Ул инспекциядә 2008 елдан бирле эшли иде.
Бу көнне аның адресына бик күп яхшы һәм игелекле сүзләр әйтелде. Күрсәтелгән игътибардан күңеле тулган Наталья Александровна Есина җавап сүзләрен җиткерде. Ул инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшовка һәм хезмәттәшләренә бергә уздырылган уртак хезмәт еллары өчен рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек, сабырлык, ә иң мөһиме – бердәмлек һәм ярдәмчел булуларын теләде. Күп кенә күңелгә якын хатирәләр туплавы турында да әйтте.
Хөрмәтле Наталья Александровна!
Сезгә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үсешенә керткән өлешегез һәм хезмәтләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бу уңайдан Сезнең зур һөнәри тәҗрибәгезне, потенциалыгызны һәм югары квалификациягезне билгеләп үтәсе килә. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, сабырлык һәм күңел көрлеге телибез! Күпьеллык тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы