ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллинга дәүләт бүләге тапшырылды

2021 елның 6 августы, җомга

6 августта Татарстан Премьер-министры А.В. Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

49 кеше лауреат булды, алар арасында мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать эшлеклеләре, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук финанс институтлары, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы, спорт һәм башка тармаклар вәкилләре бар иде.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин да бар иде. Аңа «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Котлыйбыз Сезне, Илфарт Фәтхрисламович! Ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм һәр нәрсәдә уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International