Казанның 11 нче күп профильле лицеенда ахыргы тикшерү уза

2021 елның 10 августы, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районындагы Н. Ершов урамында урнашкан торак комплекста «11 нче күп профильле лицей» муниципаль автоном учреждениесендә ахыргы тикшерү эшенә кереште.

Яңа гомуми белем бирү мәктәбе 1501 урынга исәпләнгән. Биредә барысы да Казан балаларын укыту һәм аларның сәламәтлеген ныгыту өчен каралган. Уку сыйныфлары, спорт мәйданчыклары, бассейн, актлар залы, ашханә, гардероб бар.

Объектта төзү-монтаж эшләре 2019 елның декабрендә башланган. Аңа техник заказ бирүче һәм төзүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.

Августның икенче яртысына билгеләнгән ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаса, 11 нче күп профильле лицейга – капиталь төзелеш объектын тәмамлау акты, ә аннары проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International