9 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылында мәктәп бинасында ахыргы тикшерүне башлап җибәрде. Объект Актаныш авыл җирлеге, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3а адресы буенча урнашкан.
Төзүче оешма – «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» ДАУ. Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы – «Грань» ҖЧҖ.
Яңа мәктәп Татарстанның «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль мәктәпләре исәбенә керәчәк. Аны тантаналы рәвештә 1 сентябрьдә ачарга ниятлиләр.
Белем бирү учреждениесенең максаты – укучыларда туган телләрне өйрәнү һәм саклауга карата кызыксыну тудыру, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, мәдәниятара багланышлар һәм толерантлык күнекмәләрен үстерү.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 сентябрендә Казанда «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан полилингваль комплексының өстәмә белем бирү үзәгендә актыккы тикшерүләр уздыра. Объект «Пламя» яшьләр лагере территориясендә төзелгән. 2024 елга шундый 6 комплексны Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә төзү планлаштырыла.