9 августта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәренең Совет районы, Академик Губкин урамы, 3 нче йорт адресында урнашкан күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Яңа йорт «МЧС» социаль-торак комплексына карый. Анда 574 фатир, 18 подъезд бар, гомуми мәйданы – 33 мең кв. метрдан артык, җир асты автостоянкасы каралган.
Иң элек проблемалы объектны төзүче – «ФОН» ҖЧҖ булган, ул төзелеш эшләрен субай сугу өлешендә туктаткан. Объекттагы эшләр Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды тарафыннан җиренә җиткерелгән. Төзелеш эшләрен «Ак таш» ҖЧҖ башкарган.
Академик Губкин урамындагы «МЧС» социаль-торак комплексының 3 нче йортыннан фатир алган 450ләп өлешче тиздән көтеп алынган фатирларыннан ачкыч алачак.
Фото Татарстан Республикасы Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының матбугат хезмәтеннән бирелде.