Төньяк-Көнчыгыш территориаль органда Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды

2021 елның 6 августы, җомга

Яр Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы офисында Төзүчеләр көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды.

Тантаналы шартларда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 3 нче бүлек җитәкчесе А.С. Кузнецовны ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Инспекциянең рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

- Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 1 нче бүлек җитәкчесе Н.М. Әюпов;

- Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 2 нче бүлек консультанты А.И. Сәлахетдинов;

- Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 4 нче бүлегендәге өлкән белгече Г.З. Шәйхиева;

- Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 4 нче бүлегендәге өлкән белгече Г.Б. Фәррахова;

- Тикшеренүләр һәм сынаулар лабораториясен техник тәэмин итү бүлегенең өлкән белгече М.И. Лебедев.

Төньяк-Көнчыгыш территориаль органның 4 нче бүлегенең өлкән белгече В.И. Максимовка югары һөнәри уңышлары, Татарстан Республикасының төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм актив катнашканы өчен Инспекциянең мактау грамотасы тапшырылды.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов бүлекчәнең барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International