Ябык итеп төзелгән экстрим-паркта ахыргы тикшерү

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Казанның «Урам» яшьләр үзәгендә ябык итеп төзелгән экстрим-паркта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы тикшерүе башланды. Объектка техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Билгеле булганча, Миллениум күпере астында башкаланың экстрим-паркы узган елның 30 августында ачылган иде. Бу проект Казансу яр буен төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Концепцияне эшләү этабында Казан халкына ачык һавада кинотеатр, зур булмаган фуд-кортның релакс-зоналарын һәм экстрим-парк оештырырга тәкъдим ителгән. Соңгы вариант күпчелек тавыш җыйган. 

Урам культураларын һәм заманча сәнгатьне үстерү буенча ел әйләнәсе гамәлгә ашырыла торган проект шәһәр берлекләренең аерым юнәлешләрен берләштерә һәм яңа коллаборацияләр булдыра. «Урам» исеме – татарча «урам» сүзеннән алынган, экстрим-паркның урам берләшмәләре вәкилләренә каравын аңлата.  Узган ел уникаль объектның ачык өлеше файдалануга тапшырылды. Биредә стритбол мәйданчыгы, паркур һәм воркаут өчен мәйданчыклар, ике памп-трек һәм скейт-парк бар.

Экстрим-паркның ябык өлешен төзү тендеры «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ оешмасына туры килгән. Тендер документларыннан күренгәнчә, паркның ябулы өлеше якынча 260 кешегә исәпләнгән ике катлы бинадан гыйбарәт, бу исәпкә персонал, спортчылар һәм тамашачылар да алынган. Беренче катта күнегүләр ясау өчен заллар, универсаль спорт залы һәм экстремаль спорт төрләре өчен зал урнашкан. Икенче катта, офис һәм башка бүлмәләрдән тыш, бию залы һәм медиатека урнаштырылган. Бина шәхси медблок белән җиһазландырылган. Моннан тыш, объектның автотранспорт кую урыны да каралган. Ябык яшьләр үзәге елның теләсә кайсы вакытында эшләячәк.

Августның икенче яртысына билгеләнгән ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, искәрмәләр булмаса, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International