ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2021 ел
җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Питрәч муниципаль районындагы Көек авылында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшенә кереште. Әлеге уку йорты «Алгоритм» дигән матур исемле технологик лицей статусын алган.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Совет районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  «Успех» («Уңыш») балалар бакчасында актыккы тикшерү уздыра.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Бөтенроссия халык исәбен алуның төп этабын 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәрге чорга күчерү турында карар имзалаган (моңа кадәр ул 1 октябрьдән 31енә кадәр планлаштырылган иде), дип хәбәр ителә Росстат матбугат хезмәтендә.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты (алга таба – федераль проект) кысаларында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы вәкаләтле банклар аша икътисад тармакларындагы предприятиеләргә ташламалы кредит бирү чаралары аша цифрлы үзгәртеп кору эшчәнлеген тизләтүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чарасын гамәлгә ашыра.

Бу көннәрдә Казанның Киров районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 188 нче «Бионика» күп профильле лицеенда ахыргы тикшерү эшләрен уздыра. Белем бирү учреждениесе «Салават күпере» торак комплексында Казан шәһәре, Илһам Шакиров проспекты, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

17 августта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Татарстан Республикасы, Балтач муниципаль районы, Норма авылы, Казан урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан «Тургай» балалар бакчасына капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Яр Чаллы шәһәренең Чулман проспектында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә ахыргы тикшерү эшенә кереште. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Төзелеш эшләрен «Грань» ҖЧҖ компаниясе алып бара. 

17 августта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен үз кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрде.

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм хезмәтләр күрсәтүне эшләп чыгаручылар һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны заманча «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә катнаш (офлайн+онлайн) формада уздырырга планлаштырыла.


13
август, 2021 ел
җомга

Әлеге август көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Горький шоссесы урамы, 100 йорт адресы буенча өстәмә белем бирү үзәгендә ахыргы тикшерү уздыра. Объект «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының бер өлеше булып тора һәм «Пламя» яшьләр лагере территориясендә урнашкан. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль подрядчы оешма – «Алтын Групп» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Төзелешне башкаручы зат – «Грань» ҖЧҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International