2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык исәбен алу чарасы узачак.
14 октябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен үз кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрде.
2021 елның 9 аенда ТР ДТК инспекциясе күзәтчелегендә 1070 капиталь төзелеш объекты булган, аларга карата 2503 тикшерү үткәрелгән. Юридик һәм физик затларга, шәхси эшкуарларга карата уздырылган тикшерүләрнең гомуми саны – 3610. Бирелгән күрсәтмәләр саны – 792. Ярашлылык турында бирелгән бәяләмәләр саны – 236.
2021 елның 7 октябрендә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 960 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең административ бинасында актыккы тикшерү эшенә кереште.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ территориясендә урнашкан башка автоҗитештерүчеләр өчен җиңел автомобильләргә металл компонентлар җитештерү буенча «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ заводында тыгызлау линиясен киңәйтү төзелешенең өченче чиратында актыккы тикшерү эшенә кереште.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һава юлы белән 110 кВ ҖЭҮ-1 электр тапшыру линиясе үзгәртеп төзелгән 110/6 кВ Портовая подстанциясендә актыккы күчмә тикшерү уздыруга кереште.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бәйле иминлексез эпидемиология вәзгыяте үсешен исәпкә алып, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшинаның 2021 елның 11 октябрендәге 7 номерлы карары белән Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләрен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинацияләү кертелә.
Татарстан Хөкүмәте COVID-19 коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә яңа чикләүләр кертте. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты. Чикләүләр 2021 елның 11 октябреннән үз көченә керә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең «Радуга» («Салават күпере») балалар бакчасында ахыргы тикшерү эшләре бара.