110/6 кВ Портовая подстанциясендә актыккы тикшерү башланды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һава юлы белән 110 кВ ҖЭҮ-1 электр тапшыру линиясе үзгәртеп төзелгән 110/6 кВ Портовая подстанциясендә  актыккы күчмә тикшерү уздыруга кереште.

Ике катлы бина Казан шәһәренең Шәриф Камал урамы буенча  2 йорт адресында урнашкан. Аның мәйданы – 2907,70 кв. м.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Сетевая компания» АҖ филиалы – «Казан электр челтәрләре».

Хәзерге вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, башкарма документлар тапшыруга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International