Алабугада җиңел автомобильләр өчен металл компонентлар җитештерү заводында актыккы тикшерү башланды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ  һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ территориясендә урнашкан башка автоҗитештерүчеләр өчен җиңел автомобильләргә металл компонентлар җитештерү буенча «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ  заводында тыгызлау линиясен киңәйтү төзелешенең өченче чиратында актыккы тикшерү эшенә кереште.

Объектның адресы: Татарстан Республикасы, Алабуга районы, «Алабуга шәһәре» МБ, «Алабуга» МИЗ территориясе, Ш-2 ур., 4/2 бинасы.

Бинаның мәйданы – 2550,00 кв. м. Аны төзүче – «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ. Проектлаучы – «МавиКазань» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит Сервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Элба» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта заводта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара. Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң кисәтүләр булмаса, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

♦ Белешмә: «Джошкуноз Алабуга» компаниясенә 2013 елда Татарстан Республикасында «Джошкуноз» холдингының инвестиция проекты буларак нигез салына. Ул әлеге тармакта 70 еллык белемнәре һәм эш тәҗрибәсе аркасында лидер булып тора. Предприятие җиңел һәм йөк-пассажир автомобильләре өчен металлдан штампланган детальләр җитештерә. Ул гомуми мәйданы 78 мең квадрат метр булган территориядә урнашкан, 15 мең квадрат метры – ябык биналар, тулысынча автоматлаштырылган тыгызлау линияләре белән җиһазландырылган, елына 50 мең тоннага кадәр табаклы металл эшкәртергә мөмкинлек бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International