ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 2021 елның 9 аендагы эш күрсәткечләре

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 9 аенда ТР ДТК инспекциясе күзәтчелегендә 1070 капиталь төзелеш объекты булган, аларга карата 2503 тикшерү үткәрелгән. Юридик һәм физик затларга, шәхси эшкуарларга карата уздырылган тикшерүләрнең гомуми саны – 3610. Бирелгән күрсәтмәләр саны – 792. Ярашлылык турында бирелгән бәяләмәләр саны – 236.

Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1132 беркетмә төзегән. Алар арасында 644 беркетмә – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча (төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен), 313 беркетмә – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча (капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, файдалануга тапшыру буенча билгеләнгән тәртипне бозган өчен). ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 9 айда барлыгы 33 015 000 сумлык 953 карар чыгарган.

Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле функциональ билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылган. Алар арасында: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торганнары да.

Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар вакытында бетерелгән. Тапшырылган һәр объект артында инспекторларның тырыш хезмәте ята, аларның сизгерлеге һәм профессионализмы нәтиҗәсендә төзелешне расланган проект карарлары таләпләренә туры китереп тәмамлау мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International