ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп офисында кадрлар резервына кертүгә конкурс узды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

14 октябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен үз кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрде.

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә кадрлар резервын формалаштыруның төп максаты – дәүләт хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына югары квалификацияле белгечләрне оператив рәвештә билгеләү һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен хезмәттә алга таба үстерү процессының максималь нәтиҗәле булуына ирешү.

https://gossluzhba.tatarstan.ru/gossluzhba/rezervgosorganovrt.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International