Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Лаеш муниципаль районы, Атабай авыл җирлеге, Атабай авылы, Комсомол урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортка актыккы тикшерү үткәрә.
Бу көннәрдә Түбән Каманың «Гаилә» шәһәр паркы янында урнашкан «Манзара» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе актыккы тикшерүне уздыра.
2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынырга мөмкин. Моның өчен стандарт яки расланган исәпкә алу язуы кирәк.
Төзелеш өлкәсендә республика программалары һәм Илкүләм проектлар кысаларында проектларны гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе октябрь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне – юл хуҗалыгына катнашы булган хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Россиядә 2021 елда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә һәм 17 октябрьгә туры килә.
2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык исәбен алу чарасы узачак.
14 октябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен үз кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрде.
2021 елның 9 аенда ТР ДТК инспекциясе күзәтчелегендә 1070 капиталь төзелеш объекты булган, аларга карата 2503 тикшерү үткәрелгән. Юридик һәм физик затларга, шәхси эшкуарларга карата уздырылган тикшерүләрнең гомуми саны – 3610. Бирелгән күрсәтмәләр саны – 792. Ярашлылык турында бирелгән бәяләмәләр саны – 236.
2021 елның 7 октябрендә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 960 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде.