«Деловорот» телеграм-каналы сорауларга җавап бирә

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 7 октябрендә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 960 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе  (алга таба – иҗтимагый кабул итү бүлмәсе) кайнар линиясенә эшкуарлардан үз предприятиеләре (оешмалары) эшен оештыру буенча күп санлы сораулар килә.

Сорауларның күпчелек өлешенә җаваплар блок-схемалар һәм чек-листлар форматында «Деловорот» телеграм-каналында (https://t.me/delovorot) урнаштырыла.

«Деловорот»ка язылучылар турыдан-туры эшкуарлык эшчәнлегенә кагыла торган соңгы закон үзгәрешләре турында беренче булып беләчәк. Яңа визуаль форматтан Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге эшкуарлар да теләп файдалана.

2020 елның сентябрендә «Деловорот» телеграм-каналында чат-бот эшли башлаган, анда иҗтимагый кабул итү бүлеге юристлары мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итә, барлык бирелгән сораулар буенча консультацияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International