ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең административ бинасында актыккы тикшерү эшенә кереште.
Бина Казан шәһәре, Идел буе районы, Авангард урамы, 74 адресы буенча урнашкан. 2018 елның декабреннән биредә дәүләт учреждениесен үзгәртеп кору эшләре башланган булган.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – ТР «Татлизинг» ДУП.
Хәзерге вакытта башкарма документлар тапшыру өчен әзерләнә.