2021 елның 11 октябреннән Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү кертелә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бәйле иминлексез эпидемиология вәзгыяте үсешен исәпкә алып, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшинаның 2021 елның 11 октябрендәге 7 номерлы карары белән Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләрен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинацияләү кертелә.

Шул рәвешле, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк затлар; медицина, мәгариф оешмалары, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре; транспорт, энергетика, сәнәгать предприятиеләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре; хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр;

хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр (сәүдә, чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, җәмәгать туклануы, банклар, почта, транспорт, такси, кәрәзле элемтә, ТКХ һәм энергетика хезмәтләре, музейлар, театрлар, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм, ММЧ, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар, китерү һ. б.);

эш практикасын узу өчен белем бирү оешмасыннан читкә җибәрелә торган студентлар мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш.

Оешма җитәкчеләре 2021 елның 6 декабренә кадәр үз хезмәткәрләрен икенче компонент белән вакцинацияләү эшен оештырырга тиеш. Вакцинаның беренче компонентын алмаган кешеләр – 9 ноябрьдән, ә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын ахырына җиткермәгән кешеләр 7 декабрьдән башлап эштән читләштерелергә тиеш.

Карар вакцинацияләүгә каршы документ нигезендә расланган каршылыклары булган кешеләргә кагылмый. Коллективларда, соңгы 6 айда чирләгән затларны исәпкә алып, вакциянация белән колачлау дәрәҗәсе 80% ким булмаска тиеш. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен өйдә вакцинация оештыру буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

Әлеге карар үтәлешен контрольдә тоту Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә йөкләнгән.

♦ Карарның тулы тексты белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе сайтында танышырга мөмкин:

http://16.rospotrebnadzor.ru/documents/10156/c522c616-f084-49a1-a850-d35d8fe92747,

♦ шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә дә:

https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2958166.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International