Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе – дәүләт оештыруның мәңгелек мәсьәләләреннән берсе. Коррупцияне системалы күренеш буларак кабул итеп, дәүләт аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар булдыра һәм тормышка ашыра. Коррупциягә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьтәге коррупция күренешләрен киметергә, коррупциягә катнашы булган затларны ачыкларга һәм җәзага тартырга сәләтле конкрет чаралар мөһим роль уйный.
Хөрмәтле ветераннар һәм пенсионерлар!
1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы, өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында, үзенең 45/106 резолюциясендә 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне (International Day of Older Persons) буларак игълан итә.
ТР Лаеш муниципаль районының Олы Кабан авылында «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» күпфункцияле кунакханә комплексы – әзерлек дәрәҗәсендә. Биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан актыккы тикшерү уздырыла.
29 сентябрьдә ТР ДТК инспекциясе каршындагы Иҗтимагый советның zoom-конференция форматында чираттагы утырышы булды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең канализациянең биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору объектында ахыргы тикшерүе бара. Коммуналь билгеләнештәге объект Казанның Идел буе районындагы Магистраль урамында урнашкан.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ поликлиникасы» төзелеш объектының проект документларына туры килү-килмәве турында бәяләмә бирүгә әзерлек эшләре алып бара.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның Вахитов районы, Заслонов урамы буенча 40 нчы күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
2001 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге турында» 688 номерлы карары белән, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге органнарының хокукый оешу корылышын камилләштерү, биналарның һәм корылмаларның төзелеш сыйфатына күзәтчелекне көчәйтү, биналарның һәм корылмаларның ныклыгын, файдаланудагы ышанычлылык дәрәҗәсен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелә.
2021 елның 30 сентябрендә юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны, шулай ук гражданнарны төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне аңлату мәсьәләсе буенча «Ачык ишекләр көне»нә чакырабыз.