Казанның Гадел Кутуй урамында балалар бакчасы. Соңгы тикшерү.

2021 елның 8 октябре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең «Радуга» («Салават күпере») балалар бакчасында ахыргы тикшерү эшләре бара.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Казан шәһәре, Совет районы, Гадел Кутуй урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Балалар бакчасының ике катлы яңа бинасы 2963,50 кв. м мәйданлы һәм 140 урынга исәпләнгән. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да каралган.

Хәзерге вакытта учреждение территориясендә аны төзекләндерү, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыру эшләре бара.

Объектны төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – ТР «Татлизинг» ДУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International