РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Россия Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр БМОның Инвалидларның хокуклары турында конвенциясен ратификацияләүгә бәйле һәм социаль инфраструктура объектларын инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә алган халык төркемнәре өчен каршылыкларсыз файдалана алырлык итеп үзгәртүгә юнәлдерелгән. Алар 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 1 декабрьдә төзелештә кулланыла торган, төзелеш ресурсларының бәясен мониторинглау методын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
“Россиянең Төзелеш министрлыгы 2015 ел азагына кадәр Хөкүмәтнең төзелеш ресурсларына бәяләрне мониторинглау механизмы турындагы карар проектын эшләргә тиеш. Моның өчен безгә иң беренче чиратта ресурсларга бәяләр турында мәгълүмат чыганагын билгеләргә кирәк, ул дөрес һәм актуаль булырга тиеш”, – диде киңәшмәдә Финанс департаменты директоры Владимир Мешков.
1 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы бинасында күргәзмә ачылды, аның кысаларында төзелеш өлкәсендә иң яхшы инновация проекты буенча һөнәри конкурста лауреат һәм дипломант дәрәҗәсенә ирешүчеләрнең эшләре тәкъдим ителә. Чараны ачу тантанасында Россия Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелешен зоналарга бүлү һәм территорияләрне планлаштыру департаменты директоры Оксана Гармаш катнашты.
Төзелештә бәя билгеләүне үзгәртеп кору концепциясе рәсми тәкъдим ителде, “ТР ДЭББИ” ДАУ аналитик бүлек башлыгы М.М. Афанасьев аңлатмасы
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре 1029 объектның 1023сендә тәмамланган
“Россиянең финанс форумы”нда өлешләп төзүдә иминиятләштерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр
Россия Төзелеш министрлыгының яңа бәя билгеләү концепциясе Иҗтимагый совет комиссиясендә принципиаль рәвештә хупланды
Россиянең Төзелеш министрлыгы төбәкләргә ТКХ объектларының иминлек чараларын көчәйтергә кушты
Татарстан Республикасында 2 миллион 26,9 мең квадрат метр торак яки еллык биремнең 84,5% ы кертелгән.
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив хәбәрләренә караганда, 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш тармагында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шуның 26сы авыр нәтиҗәләргә бәйле, 16 очракта кешеләр һәлак булган.
"Салават күпере" торак районындагы 13-5 номерлы йорт Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.