ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 10 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан республиканың төзелеш объектларында 3718 мәртәбә тикшерү үткәрелде, нтиҗәдә 1533 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. 2015 елның гыйнварыннан башлап октябренә кадәр ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан барлыгы 1617  төзелеш объектында күзәтчелек эшләре алып барылды.

 


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгы рәислегендә “Казан” ММҮ бинасында “Фон” фирма-төзүче вәкилләре белән торак йортларны өлешләп төзүдә катнашучылар арасында очрашу булды. Бүгенге көндә әлеге төзелеш компаниясе Казанда һәм Чаллыда 22 йорт төзи, алар “проблемалы” булып санала, чөнки өлешләп төзү программасы буенча йортлар төзелешендәге билгеләнгән вакытка төзелеп бетәргә өлгермиләр. Казанда бу “МЧС” ТК, “Симфония” ТК һәм “Кояшлы шәһәр” ТК йортлары.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Торак биналарны инвалидларның ихтыяҗларына яраклаштыру буенча таләпләрне раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында” эшләп бетерелгән карар проектын әзерләде һәм Россия Хөкүмәтенә тапшырды. Бу хакта 16 ноябрь көнне Россиянең төзелеш министры Михаил Мень Инвалидлар турындагы конвенцияне ратификацияләү һәм каршылыксыз мохит формалаштыру белән бәйле чараларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә җиткерде.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида “ЮИТ” концерны президенты Кари Каунискангас белән очрашты.

Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласында ике көнлек визит белән.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "ЮИТ" компаниясе – Татарстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры.

"Россия гаиләсе өчен торак" программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне, торак төзелеше проектларын сайлап алуны дәвам иттерү турында игълан ителде. Документларны тапшыру вакыты 2015 елның 1 декабренә кадәр озынайтылды.
 


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

"Мәләкәс арты" торак районының 21 микрорайонында урнашкан торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

Җитештерүне үстерү һәм арматура каркасларын куллану стратегиясе Россиянең Төзелеш министрылыгы карамагындагы “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге базасында эшләнәчәк.  Бу идеяне “Металл Экспо 2015” халыкара күргәзмәсе мәйданында үзәк тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл кысаларында металлургия компанияләре һәм тармак берләшмәләре дә хуплаган.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Яшәүчеләрне кертү старты 11 ноябрьдә, 47 микрорайонда, Фикрәт Табеев урамы буенча 9 номерлы йорттан башланып китте. Торак бирү буенча яңа программа ТР Дәүләт торак фонды һәм ТАИФ компанияләре төркеме белән берлектә эшләнгән һәм хәзерге вакытта тормышка ашырыла.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен 2016 елда федераль бюджет проектында 10,04 миллиард сум акча каралган. Бу хакта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Олег Бетин Россиянең 10 ноябрьдә Төзелеш министрлыгында булып узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International