Татарстан Республикасында 2 миллион 26,9 мең квадрат метр торак яки еллык биремнең 84,5% ы кертелгән.
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив хәбәрләренә караганда, 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш тармагында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шуның 26сы авыр нәтиҗәләргә бәйле, 16 очракта кешеләр һәлак булган.
2015 ел башыннан бирле Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан барлыгы 1 мең 284 мәртәбә тикшерү үткәрелгән, ТР ДТКИ тарафыннан – 1 158 тикшерү, ДТИ тарафыннан – 126 тикшерү. Хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.
2015 елның 20 ноябренә карата республикада 2 млн. 26,9 мең кв. м. торак кертелгән, бу еллык биремнең 84,5% ын тәшкил итә.
Күпфатирлы инвестиция торагы программасы буенча – 127 йорт, аннан 86 йорт кертелгән, тагын 41 йорт кала. 41 күпфатирлы инвестицияле торак йортның 35е – югары дәрәҗә әзерлектә, 6 сы – уртача дәрәҗә әзерлектә.
Азкатлы төзелеш планында (шул исәптән ИТТ) – 9 826 йорт. Аның 9 550 йорты кертелгән, тагын 276 йорт кала.
Социаль ипотека программасы буенча 20 ноябрьгә гомуми мәйданы 191,5 мең квадрат метр булган, 3 мең 168 фатирга исәпләнгән 125 йорт кертелгән. Соңгы 2 атнада 24,2 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
2015 елда арендалы торак программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр булган 21 торак йорт төзү планлаштырылган. 8 йорт файдалануга тапшырылган.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 152 ветеран өчен 22 йорт төзелеше дәвам итә.
2015 елда 2011-2015 елларга “Торак” ФМП билгеләнгән граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча федераль бюджеттан дәүләт торак сертификатлары белән 39 гаиләне тәэмин итү планлаштырыла. 19 ноябрьгә карата 63 миллион 964 мең сумлык 39 сертификат рәсмиләштерелгән.
Татарстанда балалар бакчасын төзү эшләре дәвам итә. 2015 елның 20 ноябренә карата яңа төзелә башлаган 73 объектның 4се Казанда урнашкан. Объектларны капиталь ремонтлау һәм үзгәртеп кору буенча барлык 16 объектта да эшләр төгәлләнгән. Өстәмә төркемнәр булдырып, капиталь ремонт эшләре барлык 38 объектта да тәмамланган.
“Авыл клублары” программасы буенча 42 объектның 1сендә төзү-төзекләндерү эшләре бара.
ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары нигезендә