Россия Төзелеш министрлыгының яңа бәя билгеләү концепциясе Иҗтимагый совет комиссиясендә принципиаль рәвештә хупланды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “400 көн” дигән яңа бәя билгеләү һәм сметаларны нормалаштыру системасы концепциясе принципиаль рәвештә тармактагы экспертлар тарафыннан хупланды. Бу хакта 2015 елның 25 ноябрендә Россия Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның Технологик һәм бәя аудиты өлкәсендә методологик киңәшләрне эшләү һәм норматив базаны камилләштерү комиссиясе утырышында фикер алыштылар. Утырышта ведомство башлыгы урынбасары Елена Сиэрра, шулай ук Россиянең бәя билгеләү һәм сметаларны нормалаштыру өлкәсендәге төп экспертлары катнашты.

“Элеккеге системада җитешсезлекләр бар иде, ләкин бу әле аның өстенлекләре юк иде дигән сүз түгел. Россиянең Төзелеш министрлыгы үзен уңай яктан таныткан элеккеге өстәмәләрдән тулысынча баш тартуны нәтиҗәсез дип саный. Шул ук вакытта яңа, үтәкүренмәле, аңлаешлы һәм үтемле бәя билгеләү системасын төзү зарурлыгы һәркем өчен анык билгеле. Безнең өстенлек – төгәл мәгълүмат чыганаклары һәм үтәкүренмәле принциплар”, – диде Елена Сиэрра.

Документ Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан бюджет акчаларын җәлеп итеп объектлар төзегәндә бәя билгеләү системасын үзгәртеп кору кысаларында әзерләнгән. Тәкъдим ителә торган чаралар бәя билгеләү һәм сметаларны нормалаштыру өлкәсендә заманча норматив-хокукый һәм методик база төзүгә юнәлдерелгән.

Концепцияне өч этапта тормышка ашырырга планлаштыралар, аларның иң әһәмиятлесе 2016 елга туры килә. “Мәгълүмат системасының беренче этабын үтәү – төп максат булып тора, анда төзелеш ресурсларын мониторинглау керәчәк. 2017 елда без төзелешнең барлык өлкәләренә дә классификатор һәм кондификатор кертергә планлаштырабыз, бездә дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаячак”, – диде Финанс департаменты директоры Владимир Мешков, ул экспертларны “400 көн концепциясе” белән таныштырды.

Бердәм координацияләү үзәген төзү реформаның нәтиҗәсе булачак, әлеге система Россия Төзелеш министрлыгы базасында сметаларны нормалаштыру һәм бәя билгеләү өлкәсендә сәясәтне тормышка ашыру өчен җавап бирәчәк, шулай ук бердәм дәүләт смета-норматив базасын формалаштыру һәм, тиешенчә, бәяне исәпләп чыгару буенча бердәм методик ысул булдыру да күздә тотыла. Бөтен юнәлешләр буенча экспертларны аттестацияләү юлы белән эксперт берләшмәсенең дә һөнәри дәрәҗәсен арттыру планлаштырыла.

Ахыр чиктә, нәтиҗәдә, кулланылган чаралар яңа технологияләрне һәм инновацияләрне кертү вакытларын киметәчәк, шулай ук капиталь кертемнәргә юнәлтелә торган бюджет акчаларын янга калдырырга булышачак.

Россия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International