Төбәкләргә ТКХ объектларының иминлек чараларын арттыру йөкләмәсе бирелде. Бу хакта 19 ноябрь көнне Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча ENES 2015 форумы кысаларында хәбәр итте.
Россиянең төзелеш министры Михаил Мень сөйләгәннәрдән аңлашылганча, күптән түгел ТКХ өлкәсен тикшереп торучы губернаторларның урынбасарлары белән булып узган видеоселектор киңәшмәсендә яшәешне тәэмин итү объектларына карата контрольне арттырырга һәм ТКХ объектларының куркынычсызлыгына карата чараларны көчәйтергә кушылды. “Без төбәкләргә хокук саклау органнары белән берлектә бүген торак-коммуналь хуҗалык объектларының ни рәвешле якланган булуын белү өчен анализ үткәрергә куштык һәм ике атна дәвамында безгә барлык субъектлардан да докладлар тапшырылырга тиеш. Аларны анализлаганнан соң төбәкләргә тиешле киңәшләр биреләчәк”, – дип ассызыклады министр.
Михаил Мень ассызыклап үткәнчә, гражданнарның иминлек мәсьәләсе бүген бик актуаль, шул исәптән ТКХ өлкәсе дә куркынычсыз булырга тиеш.
"Российский строительный комплекс" федераль тармак журналындагы материаллар нигезендә