2020 елның 27 августында Залесный бистәсендә «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән «Алтын хыял» дигән яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Заманча балалар бакчасы 340 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 5168 кв. метр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәрПрезидент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.
Лаеш районының Зимняя горка бистәсендә төзелгән «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты 2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Балыкчылык комплексының 2 нче чиратындагы эшчәнлек корпусының гомуми мәйданы 4000 кв. метрдан артык тәшкил итә.
Проект, елына 6 млн. маймыч чөгә җитештерү өчен, йомык су белән тәэмин итү системасын кулланып, балык үрчетү комплексын төзүне күздә тота. Проектның максаты – Идел-Нократ төбәгенең балык запасларын торгызу.
Яр Чаллыда төзелгән яңа боз сарае бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан спорт объекты 230 урынга исәпләнгән. Боз кырының күләме 58 метрга 28 метр тәшкил итә. Бинаның гомуми мәйданы – 4461 кв. метр. Биредә хоккей, фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук шәһәр халкы өчен бушлай бозда шууны оештыру да планлаштырыла. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри алачак.
Объект «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән, ул Россия Федерациясендә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен, шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% кадәр арттыруны күздә тота.
Яр Чаллыда төзелгән яңа футбол манежы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
2019 елның декабрендә төзелешкә стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде – ябык манеж төзү үтенече белән Президентка яшь футболчылар мөрәҗәгать иткән булган.
«Без җәйге чорда гына футбол белән шөгыльләнергә мөмкин булган климат шартларында яшибез. Әлбәттә инде, бу булачак спортчыларны әзерләүдә һәм, гомумән, футбол яратучылар өчен нык чагылыш таба. Шуңа күрә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый проектларны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Бу махсус спорт проектлары, без аларны киләсе елда файдалануга тапшырачакбыз. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга дип саныйм», – диде ул чакта Рөстәм Миңнеханов.
90 метрга 45 метрлы футбол кыры манежы «Гренада» паркында урнашкан. Футбол манежы спортчылар биредә ел әйләнәсе күнегүләр үткәрә алсын өчен түбәсе ябык итеп эшләнгән. Спорт үзәге барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Биредә «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе балалары шөгыльләнер дип планлаштырыла. Шулай ук биредә өлкәннәр дә шөгыльләнә алачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда тагын өч ябык спорт манежы – Казанда ике (футбол һәм футбол-регби) һәм берсен Түбән Камада (футбол) файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. Объектларда ахыргы тикшерүләр бара, аларның нәтиҗәсе буларак ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Барлык дүрт спорт объектын финанслау республика бюджетыннан алып барыла.
1нче сентябрьдә Казанда Совет районының Нәҗип Җиһанов урамында 187 номерлы күппрофильле лицей эшли башлаячак. Бүген, 2020 елның 25 августында, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкә ярашлылык турында бәяләмә бирде.
Белем йорты 1224 урынга исәпләнгән. Биредә зур спорт залы, китапханә, иркен ашханә һәм ике бассейн бар: өлкәннәр өчен – 25 метрлы һәм кече сыйныфларда укучылар өчен – кечерәк.
Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона бар. Моннан тыш, мәктәп аз хәрәкәтләнүче укучылар өчен дә тулысынча җиһазландырылган.
Мәктәп «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
ТР Питрәч районының Яңа Шигали авылындагы «Усадьба Царево» торак комплексында беренче мәктәп ачылачак. Бүген Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкә ярашлылык турында бәяләмә бирде.
Белем йорты 1224 урынга исәпләнгән. Биредә бассейн, спорт залы, уку залы булган китапханә һәм медпункт бар. Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона бар.
Мәктәпне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзегәннәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Почта России» АҖ генераль директоры Максим Акимов Иннополиска ясалган визит кысаларында ArtSpace яңа мәдәни үзәгендә булдылар.
ArtSpace бинасында чаралар һәм кино күрсәтү өчен зур зал, авиамодельләштерү, робот техникасы һәм компьютерлар җыю белән шөгыльләнү өчен остаханә бар. Бинада шулай ук шәһәрнең мәнфәгать клубларында лекцияләр һәм семинарлар уздыру өчен коворкинг җиһазландырылган, театр студиясе, сынлы сәнгать студиясе, бию классы, тавыш яздыру студиясе һәм кафе бар.
ArtSpase халыкның мәдәни киңлек турындагы таләпләренә җавап итеп ярты елда төзелгән. Әлеге үзәк ял итү, белем бирү һәм иҗат итү урыны буларак эшли.
Рөстәм Миңнеханов мәдәни үзәк бүлмәләрен карады, иҗади дәресләр барышын күзәтте һәм килүчеләр белән аралашты. «Иннополиста шундый креатив киңлек барлыкка килүе бик мөһим, ул бүген бик кирәк. Сезне чын күңелдән котлыйм!» – диде ТР Президенты.
Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла торган Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелеп беткән.
2020 елның 14 августында «Зур Казан боҗрасы. Мидхәт Булатов урамысннан Техническая урамына кадәрге участок (1 этап - Мидхәт Булатов урамыннан Борисовская урамына кадәр)» төзелеш объекты Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Соңгы тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады, бу ярашлылык турында уңай бәяләмә бирү өчен нигез булды. Юл япмасының сыйфаты дәүләт стандартларына туры килә.
Төзелеш Татарстан Президентының шәхси контролендә алып барылган. Рөстәм Миңнеханов, эшләрнең барышын тикшерү өчен, берничә тапкыр төзелешкә чыккан.
Дүрт полосалы юлның беренче этап озынлыгы 800 метр тәшкил итә, шулай ук Ферма шоссесы өстендә 109 метр озынлыктагы юлүткәргеч һәм җир асты җәяүлеләр кичүе дә бар.
Ярашлылык турында бәяләмә алыну объектның расланган проект карарлары нигезендә башкарылуы турында аңлата.
Әлеге участок буенча хәрәкәтне Республика көненә – 2020 елның 30 августында башлап җибәрү планлаштырыла.
Апас муниципаль районында төзелгән яңа янгын сүндерү депосы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Проект нигезендә 106 нчы номерлы яңа янгын сүндерү-коткару бүлегенең өч машина чыгу урыны бар. Шәхси состав өчен газ-коткару күнекмәләре базасы, спорт мәйданчыгы һәм тулы куәтле хезмәт өчен СНИП кагыйдәләре буенча кирәкле башка атрибутлар каралган. Объектның гомуми мәйданы 1503 кв. метр тәшкил итә.
Тәүлек буе кизү торуда шәхси состав һәм ике янгын сүндерү автомобиле булачак. Тагын бер автомобиль – резервта.
Апас шәһәр тибындагы поселогында яңа янгын сүндерү-коткару частен төзү мәсьәләсе күптән калку торган. Янгын депосының иске бинасы 40 ел элек төзелгән һәм тузган хәлдә булган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа янгын депосын төзү турында карар кабул ителгән.
Аны бер ел эчендә төзегәннәр.
Шоссейная урамы, 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа янгын сүндерү-коткару бүлеге, файдалануга тапшырылганнан соң, тулы куәтенә эшли башлаячак.
2020 елның 12 августында Тукай районында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Заманча балалар бакчасы Тукай районының Әҗмәкәй авылында урнашкан. Ул 140 балага исәпләнгән. Ике катлы мәктәпкәчә учреждениенең гомуми мәйданы 2963,5 кв. метр тәшкил итә.