Яр Чаллыда төзелгән яңа футбол манежы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
2019 елның декабрендә төзелешкә стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде – ябык манеж төзү үтенече белән Президентка яшь футболчылар мөрәҗәгать иткән булган.
«Без җәйге чорда гына футбол белән шөгыльләнергә мөмкин булган климат шартларында яшибез. Әлбәттә инде, бу булачак спортчыларны әзерләүдә һәм, гомумән, футбол яратучылар өчен нык чагылыш таба. Шуңа күрә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый проектларны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Бу махсус спорт проектлары, без аларны киләсе елда файдалануга тапшырачакбыз. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга дип саныйм», – диде ул чакта Рөстәм Миңнеханов.
90 метрга 45 метрлы футбол кыры манежы «Гренада» паркында урнашкан. Футбол манежы спортчылар биредә ел әйләнәсе күнегүләр үткәрә алсын өчен түбәсе ябык итеп эшләнгән. Спорт үзәге барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Биредә «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе балалары шөгыльләнер дип планлаштырыла. Шулай ук биредә өлкәннәр дә шөгыльләнә алачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда тагын өч ябык спорт манежы – Казанда ике (футбол һәм футбол-регби) һәм берсен Түбән Камада (футбол) файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. Объектларда ахыргы тикшерүләр бара, аларның нәтиҗәсе буларак ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Барлык дүрт спорт объектын финанслау республика бюджетыннан алып барыла.