Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла торган Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелеп беткән.
2020 елның 14 августында «Зур Казан боҗрасы. Мидхәт Булатов урамысннан Техническая урамына кадәрге участок (1 этап - Мидхәт Булатов урамыннан Борисовская урамына кадәр)» төзелеш объекты Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Соңгы тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады, бу ярашлылык турында уңай бәяләмә бирү өчен нигез булды. Юл япмасының сыйфаты дәүләт стандартларына туры килә.
Төзелеш Татарстан Президентының шәхси контролендә алып барылган. Рөстәм Миңнеханов, эшләрнең барышын тикшерү өчен, берничә тапкыр төзелешкә чыккан.
Дүрт полосалы юлның беренче этап озынлыгы 800 метр тәшкил итә, шулай ук Ферма шоссесы өстендә 109 метр озынлыктагы юлүткәргеч һәм җир асты җәяүлеләр кичүе дә бар.
Ярашлылык турында бәяләмә алыну объектның расланган проект карарлары нигезендә башкарылуы турында аңлата.
Әлеге участок буенча хәрәкәтне Республика көненә – 2020 елның 30 августында башлап җибәрү планлаштырыла.