Татарстан Президенты Иннополиста ArtSpace яңа мәдәни үзәгендә булды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Почта России» АҖ генераль директоры Максим Акимов Иннополиска ясалган визит кысаларында ArtSpace яңа мәдәни үзәгендә булдылар.

ArtSpace бинасында чаралар һәм кино күрсәтү өчен зур зал, авиамодельләштерү, робот техникасы һәм компьютерлар җыю белән шөгыльләнү өчен остаханә бар. Бинада шулай ук шәһәрнең мәнфәгать клубларында лекцияләр һәм семинарлар уздыру өчен коворкинг җиһазландырылган, театр студиясе, сынлы сәнгать студиясе, бию классы, тавыш яздыру студиясе һәм кафе бар.

ArtSpase халыкның мәдәни киңлек турындагы таләпләренә җавап итеп ярты елда төзелгән. Әлеге үзәк ял итү, белем бирү һәм иҗат итү урыны буларак эшли.

Рөстәм Миңнеханов мәдәни үзәк бүлмәләрен карады, иҗади дәресләр барышын күзәтте һәм килүчеләр белән аралашты. «Иннополиста шундый креатив киңлек барлыкка килүе бик мөһим, ул бүген бик кирәк. Сезне чын күңелдән котлыйм!» – диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International