1нче сентябрьдә Казанда Совет районының Нәҗип Җиһанов урамында 187 номерлы күппрофильле лицей эшли башлаячак. Бүген, 2020 елның 25 августында, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкә ярашлылык турында бәяләмә бирде.
Белем йорты 1224 урынга исәпләнгән. Биредә зур спорт залы, китапханә, иркен ашханә һәм ике бассейн бар: өлкәннәр өчен – 25 метрлы һәм кече сыйныфларда укучылар өчен – кечерәк.
Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона бар. Моннан тыш, мәктәп аз хәрәкәтләнүче укучылар өчен дә тулысынча җиһазландырылган.
Мәктәп «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.