Апаста яңа янгын сүндерү депосы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсеннән уңай бәяләмә алды

2020 елның 14 августы, җомга

Апас муниципаль районында төзелгән яңа янгын сүндерү депосы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Проект нигезендә 106 нчы номерлы яңа янгын сүндерү-коткару бүлегенең өч машина чыгу урыны бар. Шәхси состав өчен газ-коткару күнекмәләре базасы, спорт мәйданчыгы һәм тулы куәтле хезмәт өчен СНИП кагыйдәләре буенча кирәкле башка атрибутлар каралган. Объектның гомуми мәйданы 1503 кв. метр тәшкил итә.

Тәүлек буе кизү торуда шәхси состав һәм ике янгын сүндерү автомобиле булачак. Тагын бер автомобиль – резервта.

Апас шәһәр тибындагы поселогында яңа янгын сүндерү-коткару частен төзү мәсьәләсе күптән калку торган. Янгын депосының иске бинасы 40 ел элек төзелгән һәм тузган хәлдә булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа янгын депосын төзү турында карар кабул ителгән.

Аны бер ел эчендә төзегәннәр.

Шоссейная урамы, 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа янгын сүндерү-коткару бүлеге, файдалануга тапшырылганнан соң, тулы куәтенә эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International