«Усадьба Царево» торак комплексында мәктәп ачылачак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

ТР Питрәч районының Яңа Шигали авылындагы «Усадьба Царево»  торак комплексында беренче мәктәп ачылачак. Бүген Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкә ярашлылык турында бәяләмә бирде.

Белем йорты 1224 урынга исәпләнгән. Биредә бассейн, спорт залы, уку залы булган китапханә һәм медпункт бар. Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона бар.

Мәктәпне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзегәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International