ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Арчада «Балачак» («Детство») балалар бакчасы төзелеп беткән. «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 2020 елның 31 августында төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бәяләмәсен алды.

Балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Бина проект документациясе таләпләренә туры китереп төзелгән һәм барлык төзелеш стандартларына туры килә.

Проект нигезендә ике катлы мәктәпкәчә учреждение 6 төркемгә исәпләнгән. Төркем ячейкасы составына киенү-чишенү, уен, йокы, бәдрәф һәм буфет керә. Шулай ук музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блогы җиһазландырылган.

Балалар бакчасы территориясе төзекләндерелгән. Биредә уен һәм спорт мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр, чана һәм коляска саклау өчен әвеслекләр бар, яшелләндерү эшләре башкарылган.

Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктураның мөһим объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.

 

31 августта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Нурлат районында ат спорты манежына ярашлылык турында бәяләмә бирде. Объект проект документациясе таләпләренә туры китереп төзелгән. 

Бер катлы бинаның гомуми мәйданы 1800 кв. метр тәшкил итә. Ул хәзерге Нурлат ат заводы территориясендә урнашкан.

Проект белән 62-20 метрлы хәрби кыр манежы, 161 кешегә исәпләнгән трибуналар, судьялар өчен урыннар каралган.

Ел әйләнәсе кулланыла торган ат спорты манежы күнекмәләр алу һәм ярышлар уздыру, шулай ук балаларны савыктыру-тернәкләндерү ялын оештыру өчен билгеләнгән.

Яр Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак районының 22 нче микрорайонында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән «Дуслар» («Друзья») яңа балалар бакчасы 2020 елның 27 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.

Заманча балалар бакчасы 220 балага исәпләнгән. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.

Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү бүлмәләре, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, шәфкать туташы кабинеты, психолог һәм логопед кабинетлары бар.

Якын-тирәдә күләгәле әвеслекләр белән урамда йөреп керү мәйданчыклары, физкультура мәйданчыгы булдырылган. Төзекләндерү эшләре башкарылган – газон куелган, агачлар һәм куаклар утыртылган.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың 29 нчы микрорайонында «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән яңа балалар бакчасы төзелеп беткән. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкәчә балалар учреждениесенә проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

«Күбәләк» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Якын-тирә территориясе төзекләндерелгән.

Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

Чистайның Полющенков урамында яңа лицей төзелеше тәмамланган. Бүген белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Лицей 800 урынга исәпләнгән. Бинаның гомуми мәйданы 11520,6 кв. метр тәшкил итә. Биредә спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт бар. Якын-тирәдә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар, йөгерү юллары бар.

Яңа мәктәп янәшәдә урнашкан гимназияне бушатырга һәм икенче сменада шөгыльләнүче укучылар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Лицейны финанслау республика бюджеты хисабына алып барылган.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә ассызыклаганча, мәгарифтән һәм сәламәтлек саклау өлкәсеннән һәркемнең файдалана алуы – Татарстан хакимияте органнары эшендә мөһим приоритетлар, һәм әлеге объектларны 2020 елда план буенча төзү һәм капиталь ремонтлау программасы тулы күләмдә үтәләчәк, дигән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күп юнәлешле яңа мәктәп ачты. Мәктәп Питрәч муниципаль районының «Царево Village» торак комплексында төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнә.

Мәгариф оешмасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында корылган.

«Әлегә кадәр авыл районнарында мондый дәрәҗәдәге мәктәпләр төзелмәде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – үрнәк проект. Янәшәдә балалар бакчасы булу, торак комплексы төзелү икеләтә күркәм. Балалар өчен бөтен шартлар да тудырыла. Мәктәпнең Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртүе дә сөенечле. Ата-бабаларыбыз салган традицияләр, аларның Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлыкларын без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Яңа буынны безнең геройлар мисалында тәрбияләргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа микрорайоннарда торак төзүне тиешле социаль инфраструктураны үстерү һәм бу территорияләрдә бизнес булдыру программалары белән ныгытырга кирәк.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов яңа мәктәп ачуны муниципалитет өчен мөһим вакыйга дип атады.  

Мәктәп бинасы дүрт блокка бүленгән. Башлангыч сыйныфлар блогында озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре дә бар.  

Лицей территориясендә баскетбол, волейбол, хоккей һәм футбол спорт мәйданчыклары урнашкан.

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында «Росток» балалар бакчасында булды. Бүгенгә бинаның эчке эшләре бара. Бу балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Монда мәктәпкәчә балаларның танып-белү активлыгын арттыру өчен экологик тәрбия юнәлешендәге төп мәгариф программасын гамәлгә ашырырга җыеналар.    

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.


30
август, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! 

Моннан нәкъ 100 ел элек Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы Декрет имзаланган. Бу безнең күпмилләтле халык өчен әһәмиятле вакыйга булган һәм республиканың алга таба уңышлы үсешендә мөһим роль уйнаган. 

Гасырлык тарих күрсәткәнчә, Татарстанда көчле рухлы кешеләр яши, алар үзләренең тырыш хезмәте һәм җиңүләре белән төбәк үсешенә һәм казанышларга ирешкән. 

Бүген безнең республика уңышлы үсеш алуын дәвам итә һәм Россия субъектлары арасында инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча алдынгылар рәтендә тора. 

Бу бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, оптимизм, иминлек, игелек һәм тынычлык, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар, Татарстан Республикасы файдасына нәтиҗәле эш телим!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов 


29
август, 2020 ел
шимбә

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының яңа участогы - ТАССР 100 еллыгы магистрале ачылды. Бу - Казан трассасын төзүнең беренче этабы. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге зур инфраструктура проектын гамәлгә ашыру - республика өчен зур вакыйга. Ул ил җитәкчелегенә бу эштә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты магистральнең планлаштырылганнан алданрак төзелүенә игътибар итте: 17 ай урынына юл төзелеше эшләре 12 ай дәвам итте. "Максатыбыз моның белән генә чикләнмәскә. Икенче этапны гамәлгә ашырганда федераль ярдәмгә өметләнәбез. Трамвай өлеше төгәлләнде, ә автомобиль өлеше шәһәр үзәген бик нык бушатачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Беренче этап дүрт полосалы автомобиль юлын һәм ике трамвай линиясен үз эченә ала. Ферма шоссесы өстендә юлүткәргеч төзелгән. Зур Казан боҗрасының төзелгән участогы аша җәяүлеләр хәрәкәте, трамвайның тукталыш платформаларына куркынычсыз чыгу юлы белән, Борисковская урамында яңа җир өсте җәяүлеләр кичүе тәэмин итә.

Марат Хөснуллин шәһәр трассасының беренче этабын гамәлгә ашыру сыйфатын югары бәяләде. Ул ассызыклаганча, федераль хөкүмәт шулай ук әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру яклы. "Боҗраны төгәл йомарга кирәк", - диде РФ вице-премьеры.

Шулай ук Марат Хөснуллин бүген Казанга визит кысаларында Кабан күле яр буенда булуы турында сөйләде, аны дөнья дәрәҗәсендәге шедевр дип атады. «Шулкадәр прогрессив архитектура, төзелеш һәм техник карарлар кабул ителгән. Төзекләндерү, ландшафт бик матур эшләнгән. Бу республиканың бизәге», - диде ул.

Евгений Дитрих, үз чиратында, магистральнең кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп төзелүен билгеләп үтте. «Бу юл - төзүчеләрнең зур эш күрсәткече генә түгел, ә территорияне комплекслы төзекләндерү дә. Шулай ук республикага яңа трамвай вагоннары куйдылар. Территориянең нәкъ менә шундый үсешен без һәр шәһәрдә күрергә теләр идек", - диде министр.

Аннары республиканың кайбер юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә төрле бүләкләр тапшырылды.

Юлның яңа участогы буенча хәрәкәтне ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов, Марат Хөснуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар трамвайда яңа линия буенча йөреп чыктылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев


28
август, 2020 ел
җомга

Мөслим авылында «Тамчы» ябык йөзү бассейны төзелеп беткән. Бүген, 28 август көнне, Инспекция спорт объектына ярашлылык турында бәяләмә бирде. Тиздән спорт комплексы килгән кунаклар өчен үз ишекләрен ачачак.  

Яңа йөзү комплексында проект белән 25 метрлы зурлар бассейны һәм 10 метрлы балалар бассейны каралган. Корылмада шулай ук суның сыйфатын тикшерү өчен химик лаборатория, душ, киенү-чишенү бүлмәләре, административ һәм хуҗалык-көнкүреш бүлмәләре бар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар каралган.

Бассейн Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында Рәшитов урамы, 60 йорт адресы буенча урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 1484,5 кв. метр тәшкил итә. Спорт объекты республика бюджеты акчасына төзелгән.

2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республикада – Биектау, Нурлат һәм Мөслим муниципаль районнарында өч ябык йөзү бассейны төзелә.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 26 августында Яр Чаллы шәһәренең «Яшьлек» торак районының 65 нче комплексында төзелгән 65-10 номерлы, 10 катлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе буенча ярашлылык бәяләмәсе алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Яңа 10 катлы торак йорт «Яшьлек» торак районының 65 нче комплексында урнашкан. Ул 126 фатирга исәпләнгән. Бина техник документациянең барлык таләпләренә дә туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International